tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТНВ һәм ТНВ-Планета Ураза гаетен туры трансляциядә күрсәтәчәк
ТНВ һәм ТНВ-Планета Ураза гаетен туры трансляциядә күрсәтәчәк

ТНВ һәм ТНВ-Планета Ураза гаетен туры трансляциядә күрсәтәчәк

2 май көнне мөселман дөньясы елның иң күркәм бәйрәмнәренең берсе – Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазен турыдан-туры эфирда “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканаллары күрсәтәчәк. Башлану вакыты – 6:45 сәгать.

Республиканың шәһәр мәчетләрендә 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7.30 сәгатьтә укылачак.

Авыл җирлекләрендә иртәнге намаз 03:00 сәгатьтә укылачак, 04:00-дә гает вәгазе башлана, гает намазы 4:30 сәгатькә билгеләнгән.

Шулай ук туры эфирны “ТНВ Татарча” Вконтакте төркемендә карый аласыз.

 tnv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*