tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы Татарстанда Рамазан аена фитр һәм зәкят нисаблары күләмен раслады
Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы Татарстанда Рамазан аена фитр һәм зәкят нисаблары күләмен раслады

Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы Татарстанда Рамазан аена фитр һәм зәкят нисаблары күләмен раслады

2022 елның 26 апрелендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы кыйммәтле металлар базарының тотрыксыз булу шартларында фитр сәдакасы һәм зәкят түләү өчен нисаб күләмнәрен билгеләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Җыелыш барышында голәмәләр алтын һәм көмеш котировкаларының үзгәреп торган вакытта нисабларны билгеләү мөмкинлекләрен өйрәнде. Галимнәр утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстанда Рамазан аена нисаблар күләмен раслады:

– фитр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме – 44 700 сум (көмеш буенча).
– зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 442 000 сум (алтын буенча).

Шулай итеп, элегрәк билгеләнгән нисаб күләмнәре актуальлеген югалтты.

Фитр сәдакасы һәм фидия күләмнәре үзгәрешсез кала: фитр сәдакасының минималь күләме арпа белән исәпләгәндә – 150 сум, максималь күләме йөзем белән исәпләгәндә – 800 сум. Фитр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып гает намазына кадәр өләшергә мөмкин. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 300 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Нисаб ул – мөселман кешесенең, әҗәтләрдән һәм кирәкле чыгымнардан тыш, ирекле акчасын мохтаҗларга зәкят һәм фитр сәдакасы итеп бирүне мәҗбүри итүче күрсәткеч.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*