tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа “Нур” татар театрында “Тукай моңнары” конкурс-фестиваленең йомгаклау этабы узды
Уфа “Нур” татар театрында  “Тукай моңнары” конкурс-фестиваленең йомгаклау этабы узды

Уфа “Нур” татар театрында “Тукай моңнары” конкурс-фестиваленең йомгаклау этабы узды

26 апрельдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәряте тарафыннан ел саен үткәрелә торган “Тукай моңнары” конкурс-фестиваленең йомгаклау этабы һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган чаралар узды.

Конкурста катнашкан 1500 кешенең 90-ы финалга үтте. Быел катнашучыларның географиясе алдагы 9 ел белән чагыштырганда күпкә киңрәк иде – конкурста 9 шәһәр һәм 49 район укучылары катнашты.

Көннең беренче яртысында “Нур” театрында финалистлар арасында җиңүчеләр сайлап алынды. Параллель рәвештә балалар өчен «Нур» театры вәкилләре тарафыннан сәхнә сөйләме, вокал, актерлык осталыгы буенча мастер-класслар оештырылды.
Чараның икенче бүлеге Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән ачылды. Аннары Уфаның “Нур” татар дәүләт театры артистлары катнашлыгында бөек шагыйрь һәйкәле яныда “Язлар белән кайта Тукай ” дип исемләнгән тамаша булды. Чара барышында Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин “Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан” истәлек билгесен Русия Федерациясенең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры, Салават Юлаев һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Идрис Газиевка, Уфа “Нур” татар дәүләт театры актеры, Башкортстанның халык һәм Татарстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйховка, филология фәннәре докторы, доцент, М. Акмулла исемендәге БДПУның татар филологиясе кафедрасы мөдире Илшат Насиповка һәм Башкортстан язучылар берлеге рәисенең урынбасары, шагыйрь Нурлан Ганиевка тапшырды.

Аннары бәйрәм театр бинасына күчте. Бүләкләү тантанасының рәсми өлешендә Россия Федерациясе Федераль җыелышының Дәүләт Думасы депутаты, Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте шура рәисе Утяшева Римма Әмир кызы, БР Дәүләт Җыелышы депутаты Әсәдуллин Раил Мирвай улы, БР мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина чыгыш ясадылар.

Шулай ук «Тукай моңнары” конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Быел Тукай шигырьләрен укучылар арасында беренче урынны Илеш, Чакмагыш, Бүздәк, Туймазы һәм Стәрлебаш районнары укучылары яулады.

Йомгаклау чарасы “Нур”театры артистлары чыгышы белән үрелеп барды.
Чараны күп еллар дәвамында оештыручы, проектны үстерүгә күп көч салучы Россия Федерациясе Федераль җыелышының Дәүләт Думасы депутаты, Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте шура рәисе Римма Үтәшевага һәм Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте башкарма җитәкчесе Альбина Хәлиуллинага чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Шулай ук Уфа “Нур” татар дәүләт театры хезмәткәрләренә, директоры Фирзәт Габидуллинга һәм барлык катнашучыларга да тик уңышлар гына теләп калабыз.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*