tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада Тукайның тормышын, иҗатын чагылдырган интерактив зоналар эшләде
Арчада Тукайның тормышын, иҗатын чагылдырган интерактив зоналар эшләде

Арчада Тукайның тормышын, иҗатын чагылдырган интерактив зоналар эшләде

Бүген Арчада Шигърият бәйрәме узды. Район Мәдәният йорты мәйданчыгында интерактив зоналар эшләде, аларда бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты күрсәтелде.

Г. Тукайның балачагы, Җаектагы «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә укыган, Казандагы «Шәрык» клубында иҗат иткән чорын театраль күренешләр аша карарга мөмкин булды. «Печән Базары» да шул чор мөхитен тудырып эшләнгән.

Г.Тукай әкиятләре геройлары Шүрәле, Кәҗә белән Сарык, Су анасыннан торган фотозоналар эшләде, теләгән һәркем фотога төшә алды. Шигърият бәйрәмендә татар зыялылары, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ләбиб Лерон, Язучылар берлеге әгъзасы, юридик хокук бүлеге директоры, Әзәрбайҗан кунагы Илгар Төркоглы, Илсөяр Иксанова, Зиннур Мансуров, Рифат Җамал, Фирүзә Җамалетдинова, Гәүһәр Хәсәнова, Хәбир Ибраһим, Рифат Сәлах катнашты.

Сәхнәдә бәйрәм концерты узды. Г.Тукай әсәрләренә иҗат ителгән җырлар (»Пар ат», «Бәйрәм бүген», «Тәфтиләү» һ.б) яңгырады. Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче «Каурый каләм» иҗат берләшмәсе әгъзалары, шулай ук районның яшь иҗатчылары да чыгыш ясады. Арчаның 5нче номерлы балалар бакчасы Г.Тукайның нәниләр өчен иҗат ителгән әсәрләрен күрсәтте.

Бәйрәм «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Чара ахырында бер төркем язучылар Габдулла Тукай бюстына чәчәкләр салды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*