tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең җитәкчесе сайланды
Оренбург өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең җитәкчесе сайланды

Оренбург өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең җитәкчесе сайланды

Бүген Оренбург өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе үзенең исәп-хисап утырышын уздырды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров катнашты. Чарага өлкәнең 16 районы һәм 3 шәһәреннән делегатлар килгән иде.

Данис Шакиров милләттәшләр каршында чыгыш ясап, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев исеменнән сәламнәрен җиткерде.

Җыелышта оешма эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Делегатлар автономиядә алып барылган эшләргә уңай бәя бирде. Утырышта шулай ук Оренбург өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе дә сайланды. Әлеге вазыйфага кабат моңа кадәр рәис булган Илдус Дәүләтов билгеләнде. Ул Оренбург өлкәсенең законнар чыгару Җыелышы депутаты.

Данис Шакиров утырыштан соң, Оренбург шәһәрендәге Х. Ямашев исемендәге китапханә эшчәнлеге белән дә танышты. Шулай ук татар яшьләре белән очрашты. Алар татар халкының киләчәге хакында фикер алышты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*