tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Гаилә” мәчете каршында Ислам үзәге төзелеше башланды. Үзәктә татар теле кабинетлары эшлиячәк
“Гаилә” мәчете каршында Ислам үзәге төзелеше башланды. Үзәктә татар теле кабинетлары эшлиячәк

“Гаилә” мәчете каршында Ислам үзәге төзелеше башланды. Үзәктә татар теле кабинетлары эшлиячәк

Рабигыль-ахыр аеның 29-нчы көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан шәһәренең “Гаилә” мәчетендә булып, истәлекле вакыйгада катнашты. Биредә мөхтәрәм кунаклар һәм мәхәллә әгъзалары катнашында мәчет каршында Ислам үзәге төзелешен башлап җибәрү тантанасы уздырылды. Район администрациясе, төзелеш оешмалары вәкилләре һәм җыелган халык каршында “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин чыгыш ясап, мәчет каршындагы курсларны уздыру өчен бина төзүнең әһәмияте мәсьәләләренә тукталды:

– Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, мәчетебез янында халыкка башлангыч дини гыйлем бирү үзәге булдырырга карар кылдык. Бүгенге көндә “Гаилә” мәчетендә 40-тан артык төркем белем ала, ә уйлап карагыз: мәчеттә нибары ике класс! Урын җитми. Алар намаз бүлмәсендә, подвалда, ашханәдә, коридорда укырга мәҗбүрләр. Ислам үзәгенә ихтыяҗ бик зур, шуңа да төзелеш эшләрен мөмкин кадәр тизрәк тоту өчен хәер-ярдәмнәрегезне кертсәгез иде дигән үтенеч белән мәхәлләдәшләребезгә, кардәшләребезгә мөрәҗәгать итәбез. Аллаһы Тәгалә ярдәм итүчеләрдән разый булсын!

Аннары тантанага килүчеләрне сәламләү һәм үзенең хәер-фатыйхасын бирү өчен сүз мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга бирелде.

– “Әлү Гыймран” (Гыймран гаиләсе) сүрәсенең 31-32-нче аятьләрендә Аллаһы Тәгалә безгә нәрсәләр әйтә? “(Рәсүлем!) Әйт: “Әгәр сез Аллаһны сөясез икән, миңа иярегез, шулвакыт Аллаһ та сезне сөячәк һәм гөнаһларыгызны гафу итәчәк. Аллаһ – (гөнаһларны күпләп) Гафу итүче, Рәхимле”. Әгәр сезнең гамәлләрегездә сөннәт булса, димәк, сез Пәйгамбәребезне яратасыз. Әгәр дә сезнең тормышыгызда сөннәт рәвеше булмаса, яратмыйсыз дигән сүз. Ин шә Аллаһ, шушы аятьләр белән төзелешне башлыйбыз. Бу үзәктә дә безнең динебез белән яшәүчеләр, галимнәр чыгар дигән өметтә калабыз, – дип әйтте мөфти хәзрәт һәм җәмәгать белән дога кылды.

Алга таба тәкбир әйтелде һәм мөфтинең хәер-фатыйхасы белән фундамент салуга әзерлек башланып китте – экскаватор эшкә кереште.

Әйтергә кирәк, биредә олылар төркемнәреннән тыш, мәктәпкәчә яшьтәге өч балалар төркемен, татар телен өйрәнүчеләр өчен махсус төркемнәр булдыру ниятләнә. Моннан тыш, үзәк янәшәсендә кафе, дини китаплар кибете һәм китапханәдән торган тагын бер бина төзү күздә тотыла. Ә Ислам үзәге исә ике каттан, 1000 квадрат метрдан торачак. Аны киләсе уку елына, 2020-нче елның октябренә ачу планлаштырыла. План буенча, үзәктә 7 класс булдыру каралган. Шул рәвешчә, бер үк вакытта 100 кешегә белем бирү мөмкин булачак.

Хәзерге вакытта “Гаилә” мәчетендә 42 төркемдә 400-дән артык кеше дин нигезләре буенча гыйлем ала. Алар арасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар да, мәктәп балалары да, олылар да бар. Шушы курсларда гыйлем бирүче остазлар өчен ай саен ачык семинарлар оештырыла. Шулай ук айга бер “Вәгазь кичәләре” уздырыла, аларның кысаларында күренекле дин әһелләре мәхәллә халкы белән очраша.

Һәр каникул саен мәктәп балалары өчен Ислам дине һәм әдәп-әхлак нигезләре буенча курслар уздырыла.

Гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру максаты белән “Гаилә дәресләре” үткәрелә, “Адәм белән Һава” танышу һәм гаиләләрне саклау үзәге эшләп килә.

Социаль өлкәдә зур проектларның берсе: “Балаларга – массаж”. Аның кысаларында күпбалалы, мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче, үзенчәлекле балаларга бушлай массаж сеанслары оештырыла. Шулай ук ай саен “Апрель” тернәкләндерү үзәге пациентлары белән очрашулар, бәйрәмнәр уза.

Мәчет тарафыннан шулай ук “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” конкурсы, “Нәселебез шәҗәрәсе”, “Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз” бәйгеләре, төрле конференцияләр, түгәрәк өстәлләр уздырыла.

Моннан тыш, унбишләп егет һәм кыз атнага ике мәртәбә татар телен өйрәнү курсларына йөри.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*