tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гали хатыннары намазлык чигә
Гали хатыннары намазлык чигә

Гали хатыннары намазлык чигә

Чигү-тегү – борынгыдан хатын-кызның иң яраткан шөгыледер. Оста куллы хуҗабикә кулына эләккән энә белән җеп иң ярлы кешене дә бәйрәмчә киендереп бәйрәмгә чыгарырга ярдәм итә. Чигү өчен катлаулы җайланмалар да кирәкми бит – тукыма, энә белән җеп булса, шул җитә. Беренче карашка чигү җиңел генә булып күренсә дә, җиренә җиткереп эшләү өчен бик тырыш һәм сабыр булырга кирәк.

Похвистнево районының Гали авылында үткәрелгән чигүчеләр бәйгесе бу авылда иң уңган, иң оста хатын-кызлар яшәвен раслады. Былтыр бу авылның «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы әгъзалары чиккән сөлгеләр безнең төбәктә генә түгел, Татарстанда да танылу тапканнар иде. Бөтендөнья “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова быел намазлыклар чигү бәйгесе игълан иткәч, Гали авылы осталары, җиң сызганып, катлаулы эшкә алындылар.

– Руфия Фәхретдинова, аның кызлары Гөлчәчәк Исхакова һәм Диләрә Юнысова, оныгы Гөлүсә, Саимә Морзаханова, Рузия Моратова, София Сәлимова, Раилә Сәйфетдинова, Гөлназ Минкина эшләренең фотосурәтләре Кадрия Идрисовага җибәрелде. Тәкъдим ителгән тугыз намазлыкның дүртесен инде Казанга сорадылар. Бәлки “Казан сөлгесе” кебек үк “Гали сөлгесе”, “Гали намазлыгы” дигән төшенчәләр дә барлыкка килер әле. Остабикәләребезнең чигеш үрнәкләре күптөрлелеге һәм камил итеп башкарылуы белән аерылып торалар. Уңган асыл затларыбыз татар гореф-гадәте буенча тамбур җөе кулланып эшләделәр, – дип горурланып сөйли Гали авылының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кәүсәр Шәйхетдинова. – Борынгы чигү үрнәкләре кебек үк, бүгенге осталарның да хезмәт җимешләре камиллеге белән сокландыра. Авылыбыз хатын-кызларының уңганлыгында шигем юк иде. Быелгы бәйгедә осталыкларының тагын да үсүе күренә. Бигрәк тә яшьләрнең дә катнашуы, бик оста һәм чиста итеп башкарылган эшләрен күрү минем өчен аеруча шатлыклы булды.

Эльмира Сәйфуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*