tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галиәсгар Камал театрында зур премьера
Галиәсгар Камал театрында зур премьера

Галиәсгар Камал театрында зур премьера

6, 7 һәм 8 ноябрьдә Галиәсгар Камал театрында зур премьера! «Яңа татар пьесасы» конкурсы җиңүчесе, яшь драматург Артур Шәйдулланың «Сагынырсызмы?..» дебют спектакле. Спектакльнең режиссеры — Фәрит Бикчәнтәев.

«Бүгенгене – бүген белергә, аңларга кирәк. Шуңа да, театр заман пьесаларыннан башка яши алмый», – дия иде атаклы режиссер Марсель Сәлимҗанов. Аның туган көненә, традиция буенча, театр һәр елның 7 ноябрендә премьера багышлый.
Әлеге язылмаган кагыйдәне һәм яңа сюжетларга, заманча конфликтларга, актуаль темаларга, безнең заман геройларына ихтыяҗны истә тотып, Камал театры егерме елга якын «Яңа татар пьесасы» милли драматургия бәйгесе үткәрә һәм яңадан-яңа әсәрләрне сәхнәгә куя. «Сагынырсызмы?..» пьесасы 2019 елда әлеге бәйгедә җиңү яулады һәм шундук театр репертуары планына кертелде. Ул спектакль авторларын яңалыгы белән (гәрчә, текстта әдәби реминисценцияләр аз булмаса да), ихласлыгы, күпмәгънәлелеге белән җәлеп итте.
Заман тамашачысын шаккаттыру кыен. Кино һәм телевидениедә көн дә күпме жанрлар тәкъдим ителә: традицион драма, комедия, мелодрамадан тыш, катастрофа, фентези, реалити һ.б. «Ә театрда нәрсә?» – диярсез. Ә Камал театрында – заманча гыйбрәтле хикәя!

Вакыйга коточкыч давыл вакытында бара. Иске автовокзал бинасына халык җыелган: яше дә, карты да, хатыннар да, ирләр дә, балалар да. Депутат, җинаятьче, пенсионер, эксклюзив товарлар дистрибьюторы… Алар барысы да бу сәер урыннан тизрәк китеп котылырга телиләр: кемнеңдер иртәгә мөһим очрашуга барасы бар, кемнеңдер самолетка билеты «яна», кемдер инде бер минут та көтә алмый – өенә кайтырга ашыга. Тик элемтә юк, рейслар туктаган, таксистлар таралган, давыл агачларны тамырлары белән йолкып ата… Юлчыларга, үзләренең хәлләре белән килешеп, язмышларын хәл итәчәк автобусны көтәргә генә кала.

Заманча гыйбрәтле хикәя тамашачыга һәрвакыт актуаль темаларга: мәхәббәт һәм нәфрәт, бурыч һәм намуссызлык, җинаять һәм җәза, иман һәм динсезлек, ялгышу һәм үз-үзеңне табу, мәңгелек кыйммәтләр, кешенең күптән онытылган бөек талантлары хакында уйланырга тәкъдим итә.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*