tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галимҗан Ибраһимов иҗаты тупланган 15 томлыкның соңгы биш томы нәшриятка тапшырылган
Галимҗан Ибраһимов иҗаты тупланган 15 томлыкның соңгы биш томы нәшриятка тапшырылган

Галимҗан Ибраһимов иҗаты тупланган 15 томлыкның соңгы биш томы нәшриятка тапшырылган

Галимҗан Ибраһимов иҗаты тупланган 15 томлыкның 11-15 томнары нәшриятка тапшырылган.

«1887 елның 12 мартында туган классигыбызның 2022 елда үткәреләчәк 135 еллыгы алдыннан әлеге зур хезмәтнең соңгы 11-15 томнар нәшриятка тапшырылды. Алдарак басылган томнарга әдипнең әдәби әсәрләре (1-5 томнар), тел һәм әдәбият мәсьәләләренә караган хезмәтләре (6-10 томнар) керсә, соңгыларына татарларның тарихы, җәмгыять фикере үсеше, публицистика һәм әдипнең биографиясенә бәйле документлар тупланды», — дип хәбәр итте Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты текстология бүлеге мөдире Марсель Ибраһимов.

Томнарга кергән хезмәтләрнең күбесе укучыларга беренче тапкыр тәкъдим ителә. Алар арасында галимнең ислам мәдәнияте тарихына багышланган «Борынгы ислам мәдәнияте» китабы, революциядән соң Татарстан җөмһүрияте төзелеше процессларын яктырткан мәкаләләре, үз чорындагы аерым шәхесләргә мөнәсәбәтен белдергән публицистик чыгышлары да бар.

«Документлар һәм хатлар тупланган 15нче томга Галимҗан Ибраһимовның төрле дәүләт оешмаларында эшчәнлегенә, татар халкының 1917-1920 елларда узган корылтайларда катнашуына бәйле күпсанлы чыганаклар керде. Аерым урын әдипнең җинаять эшенә һәм шәхес культы корбаны буларак реабилитациясенә бирелде», — диде Марсель Ибраһимов.

Һәрбер томда аңлатма һәм искәрмәләргә зур игътибар бирелгән. Биредә укучы тексттагы аерым шәхесләргә, тарихи вакыйгаларга, милләтнең яшәешенә төрле тәфсилле мәгълүмат таба алачак.

Искәртеп үтәбез, Галимҗан Ибраһимовның 15 томлык академик басмасы Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан Татарстан китап нәшрияты белән берлектә әзерләнгән.

Рифат Каюмов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*