tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галия Гайнетдинованың “Үз юлым” дигән китабын тәкъдим итү кичәсе узды
Галия Гайнетдинованың “Үз юлым” дигән китабын тәкъдим итү кичәсе узды

Галия Гайнетдинованың “Үз юлым” дигән китабын тәкъдим итү кичәсе узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреаты Галия Гайнетдинованың “Үз юлым” дигән китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Чара кунакларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев  сәламләде.

-Милләт шәхесләр аша үтә. Кайда барсак, кем белән очрашсак, тарихка керсәк тә татар халкының шәхесләре бар.  Бөтендөнья татар конгрессы ягыннан без аларга ярдәмебезне күрсәтә алсак, безнең өчен зур бәхет була ул. Галия Гайнетдиновага бераз ярдәм итә алуыбызга бик шат, – диде ул.

Үз чиратында, Галия Гайнетдинова Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Милли Шура рәисенә “Үз юлым” китабын бүләк итте.

“Үз юлым” дип аталган китап Казанның “Школа” редакция-нәшриятында басылып чыккан. Һәрбер әсәрнең урыс теленә тәрҗемәсе янәшәдә урын алган. Монда тәрҗемәче якташыбыз, Русия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Журналистлар берлекләре әгъзасы, Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреаты Томас Нигамәтҗановның хезмәтен билгеләргә кирәк. Кереш сүзне Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы, әдәбият белгече Фоат Галимуллин язган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*