tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гармун моңы тынмас авылда
Гармун моңы тынмас авылда

Гармун моңы тынмас авылда

Похвистнево районының Гали авылында ял кичәсе уз­дырылды. Көннең буранлы бу­луына карамастан, Мәдә­ният йортының тамаша залы халык белән шыгрым тулы иде.

Авыл һәвәскәрләре көче белән әзерләнгән бу кичә бик күңелле узды. Иң элек авылдашларны авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев сәламләде һәм сентябрьдә булган сайлауларда актив катнашучыларга Мактау кагәзьләре тапшырды. Китапханәче Фә­һимә Зарипова һәм “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Кәүсәр Шәйхетдинова да бүләкләр белән килгәннәр. Алар “Иң матур йорт” бәйгесендә җиңгән Рамил һәм Миләүшә Мостафиннарга, Шамил һәм Миләүшә Кәримовларга, Рәис һәм Равилә Латыйповларга бик матур шамаилләр бүләк иттеләр.

Чараның концерт өлешен Азалия Шагиева синтезаторда матур көй уйнап башлап җибәрде, аңа скрипкачы Камилә Исхакова һәм Әлфия Кыяметдинова кушылдылар. Балалар бакчасына йөрүче сабыйлар “Җиләк җыям бүләккә” җырын чын артистларча оста башкарып, тамашачыларның күңелләрен йомшарттылар. Мәк­тәп укучылары да осталык­ларын күрсәттеләр. 4нче сыйныф укучылары “Сөмбелә” бәйрәмен куйдылар, ә 7нче сыйныф укучылары “Сабан туе” биюен биеделәр. Яшь талантларыбыз Рузия Йосыпова һәм Әбелхарис Насыйров әниләргә багышланган җырлар бүләк иттеләр.

Күптән түгел генә гаилә корып җибәргән Рафаэль һәм Алия Вәлиевлар башкаруын­да “Әнкәмнең догалары” җыры да алкышларга күмелде. Ә алар “Әпипә”гә биегәндә аяк­лар үзеннән-үзе тыпырдый башлады. Бу яшьләрнең шундый талантлы булуына хәйран калырга юк, Рафаэльнең әнисе Рәйхана ханым да җыр-моңга һәвәс кеше, “Мирас” ансамблендә җырлый.

Концертны Наилә Кыяметдинова һәм Рафаэль Сафиуллин бик оста итеп алып бардылар, музыкаль чыгышлар арасында әнкәйләргә багышланган шигырьләр укыдылар. Алар мине дә сәхнәгә чакырып, яңа иҗат җимешләрем белән таныштыруымны соралдылар һәм берничә шигыремне укып үтмичә булмады.

Бу концерны оештыручыларга, артистларыбызга авыл халкы исеменнән зур рәхмәт әйтәсе килә. Балаларны җыр-биюгә, уен коралларында уйнарга өйрәткән өчен, Алия Вәлиева-Әхмәтовага аеруча рәхмәтлебез. Ул үзе дә авылыбызда үткән барлык чараларда актив катнаша, баянда уйнап, җырчыларыбызның чыгышларын бизи. Мондый яшьләребез булганда гармун моңы тынмас, авылыбыз гөрләп яшәр.

Саимә Морзаханова,

Гали авылы, Похвистнево районы, “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*