tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Генерал-полковник Рәсим Акчуринны 90 яшьлеге белән котлыйбыз
Генерал-полковник Рәсим Акчуринны 90 яшьлеге белән котлыйбыз

Генерал-полковник Рәсим Акчуринны 90 яшьлеге белән котлыйбыз

Бүген генерал-полковник, Мәскәү шәһәренең татар милли – мәдәни автономиясен  шәрәфле рәисе Рәсим Акчуринга 90 яшь тулды

 

Хөрмәтле Рәсим Сөләйман улы!


Сезне чын күңелдән Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән гомер бәйрәмегез – 90 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәм.
Сез ярты гасырга якын гомерегезне хәрби хезмәткә, Ватаныбыз иминлеген саклауга багышлаган олы йөрәкле, нык рухлы батыр милләттәшебез. Хәрби эшчәнлекнең бөтен нечкәлекләрен тоеп, давыллы юлларын узып, югары дәрәҗәләргә ирешүегез хезмәтегезгә карата җаваплы һәм илебезгә тугры булуыгыз турында сөйли.
Әлбәттә, тормыш юлыгызда хәрби өлкәдәге казанышларыгыз белән генә чикләнмичә, Сез иҗтимагый өлкәдә дә актив эш алып барасыз. Мәскәү шәһәренең татар милли – мәдәни автономиясен оештырып, аның тәүге рәисе булуыгыз, бүгенге көндә әлеге оешманың шәрәфле җитәкчесе буларак, яшь һәм урта буын өчен киңәш-ярдәмнәрегез белән бүлешүгез олы ихтирамга лаек.
Хөрмәтле Рәсим әфәнде, күркәм бәйрәмегез уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итегез. Сезгә саулык-сәламәтлек, зиһен ачыклыгы, күңел тынычлыгы телим.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*