tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәренең «Мөбарәк» мәчетендә «Брейн-ринг» оештырганнар
Ульяновск шәһәренең «Мөбарәк» мәчетендә «Брейн-ринг» оештырганнар

Ульяновск шәһәренең «Мөбарәк» мәчетендә «Брейн-ринг» оештырганнар

19 декабрьдә Ульяновск шәһәренең «Мөбарәк» мәчетендә «Брейн-ринг» интеллектуаль уены узган.

Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән уенда «Жемчужина» мөселман хатын-кызлар оешмасы катнашкан. Гөлсинә Бибарсова җитәкчелегендә җиде кыз кунакчыл Ульяновск шәһәрендә ике көн актив ял иткән.

Интеллектуаль уенда, Казан, Буа һәм Пензадан килгән кунакларны да кертеп, алты команда катнашкан. Уенның сорауларын пәйгамбәрләр тарихы темасына сайлаганнар. Төп басым мәктәп тематикасына ясалган.

Брейн-ринг нәтиҗәләре буенча Пенза командасы мактаулы икенче урынга лаек булган.

Шуннан соң оештыручылар уенда катнашучыларны туган якны өйрәнү музеена һәм пицца әзерләү буенча «ТатарАш» кафесына мастер-класска чакырган.

«Жемчужина» мөселман оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Бибарсова «Брейн-ринг»ка чакырганнары һәм уенны мавыктыргыч итеп үткәргәннәре өчен оештыручыларга рәхмәт белдергән. Барлык чаралар да җылы һәм дустанә шартларда узды, дип искәрткән ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*