tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Туган җир» журналының 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды
«Туган җир» журналының 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды

«Туган җир» журналының 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында квартал саен татар телендә нәшер ителүче «Туган җир» журналы редколлегиясе утырышы узды.  Агымдагы елда башкарылган эшләр турындагы төп доклад белән журналның баш мөхәррире, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, быел журнал редакциясе басма саннарын, беренче чиратта, Бөтенроссия халык санын алуны исәпкә алып әзерләгән.

“Бер төркем политтехнологлар һәм журнал хезмәткәрләре белән зур агитация эшләре алып барылды. Җанисәпкә әзерлек барышында РФ төбәкләренә сәфәр кылып, татар җәмәгатьчелеге белән очрашулар үткәрдек. Моннан тыш, 37 видеоролик яздырылган. Исәпләүләр буенча, бу видеоларны агымдагы елның 15 мартына кадәр 270 меңгә якын кеше карарга өлгергән”, – дип белдерде Исхаков.

Җыелышта катнашкан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев фикеренчә, соңгы арада фәнни басмага карата зур кызыксыну уянды.

План нигезендә, 2022 елда 2 махсус номер ясау күздә тотыла. Беренчесе Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланса, икенчесе Бөтендөнья татар конгрессының 30-еллыгы хакында булыр. Соңгысында РФ төбәкләрендә милли оешмаларны үстерү турында материаллар урын табачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*