tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Глаголица» халыкара әдәби премиясенә татарча әсәрләр дә кабул ителә
«Глаголица» халыкара әдәби премиясенә татарча әсәрләр дә кабул ителә

«Глаголица» халыкара әдәби премиясенә татарча әсәрләр дә кабул ителә

«Глаголица» халыкара әдәби премиясенең 10 нчы юбилей сезонына старт бирелде. Проза белән поэзия әсәрләре татар һәм рус телләрендә кабул ителә. Гаризаларны 11 сентябрьгә кадәр тапшырып була.

«10нан 17 яшькә кадәр (17 яшьне дә кертеп) егет-кызларны иҗади мөмкинлекләрен күрсәтергә һәм әдәби талантларын танытырга чакырабыз. Конкурсның җиңүчеләре һәм призёрларына кыйммәтле бүләкләр, әсәрләрен үзебезнең альманахта бастырып чыгару һәм Казанда үтәчәк әдәби сменада түләүсез катнашу мөмкинлеге бирелә», – дип хәбәр ителә «Казан утлары» журналының телеграм-каналында.

Оештыручылар әйтүенчә, бәйгедә катнашу бушлай. «Эшләрнең темалары чикләнмәгән. Бәйгедә шигърият, чәчмә әсәр, эссе, комикслар, пьесалар, сценарийлар һ.б. белән катнашырга мөмкин. Катнашучылар үзләрен «Инглиз теленнән рус теленә әдәби тәрҗемә» өлкәсендә дә сынап карый ала. Әгәр сез әдәби иҗатны яратасыз һәм иҗатыгызны профессионаллар бәяләвен телисез икән, менә дигән мөмкинлек!» – диелә хәбәрдә.

  • Балалар өчен «Глаголица» бәйсез әдәби премиясе турында тулырак мәгълүмат һәм нигезләмә белән сайтта танышырга мөмкин.

«Глаголица» премиясе жюри әгъзалары составына Андрей Усачев, Виктор Лунин, Сергей Махотин, Нина Дашевская һ.б. Россия язучылары кергән. Татар телендәге эшләрне Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин, Рифат Сәлах һ.б. язучылар, шагыйрьләр бәяли.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*