tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Хезмәт ветераны Сәет ага Хәйров хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды

ВИДЕО: Хезмәт ветераны Сәет ага Хәйров хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды

Ул унҗиде яшендә мәктәпкә эшкә килә һәм лаеклы ялга чыкканчы туган авылы мәктәбендә балаларга белем бирә. Хезмәт юлын пионервожатыйдан башлаган тырыш һәм өлгер егет еллар узгач директор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Сүзебез Ульяновск өлкәсенең Николаевка районы Татар Сайманы авылыннан Сәет ага Хәйров турында бара. Тагын берничә көннән 100 яшь тулачак мәрхүм хезмәт ветераны эшләгән мәктәп диварында аның хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды. Ульяновск шәһәреннән 250 чакрымда урнашкан татар авылыннан үз хәбәрчебез Рамис Сафин репортажы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*