tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тау итәге шау-гөр килеп торды
Тау итәге шау-гөр килеп торды

Тау итәге шау-гөр килеп торды

Сугыш барган вакытта Сабан туе бәйрәмен үткәрергәме-юкмы дип киңәш тотканда, төрле фикерләр ишетергә туры килде. Авыл җирлеге башлыгы һәм эшмәкәр егетләрнең фикере өскә чыкты. Алар милли бәйрәмебезне, бернигә дә карамастан, тагын да яхшырак итеп үткәрергә карар кылдылар.

Расих Латыйпов төзеп калдырган “Сельский уют” туристлар кунакханәсе тау итәгендә урнашкан. Быелгы Сабан туен шунда үткәрергә булдык. Җайлы урын бәйрәмгә килгән бар халыкның да күңеленә хуш килде.

Сабан туе – язгы эшләр тәмамлангач, игенчеләр уңыш теләп үткәрә торган олуг бәйрәм. Шуны истә тотып, фермер Камил Исхаков барлык эшчеләренә (хәтта күп еллар элек эшләп ялга киткән хезмәткәрләренә дә) бүләккә телевизорлар тапшырды. Район башлыгының урынбасары Сергей Черкасов уңышлы эшләүче хезмәткәрләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Тагын бер матур мизгел: 60 ел бер гаилә булып яшәгән Мидхәт абый һәм Флюра апа Низамовларны бриллиант туйлары белән тәбрикләү тантанасы булды. Тәбрикләүгә мин дә кушылдым. Флюра ханым Низамова – авылыбызның хәзинәсе. Ул “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының иң уңган әгъзасы. Олы яшенә карамастан, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә, мәктәп бию төркеменә, “Мирас” фольклор төркеме әгъзаларына бик күп калфаклар, изүләр, костюмнар текте. Без аңа бик рәхмәтлебез.

Сабан туеның тантаналы өлешен Мәдәният йорты хезмәткәре Гөлнур Галимова – татар телендә, ә авыл мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Фирдәүсә Йосыпова рус телендә алып бардылар.

Бәйрәмнең концерт программасын Гөлназ Минкина җитәкчелегендәге балалар бию төркеме, Балыклы авылыннан килгән кунагыбыз Линар Абсаттаров һәм авылыбыз егете Абелхарис Насыйров матур итеп башлап җибәрделәр. Ә Казан кунаклары – оста алып баручы Нәргиз Камалов һәм Татарстанның атказанган артисткасы, җырчы Гөлнара Тимерҗанова, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова рөхсәте белән җибәрелгән халык артистлары Искәндәр Биктаһиров, Фердинанд Фәттрахманов һәм Гөлшат Имамиева аның градусын күтәреп, дәвам иттеләр. Аларның чыгышлары халык өчен бик зур бүләк булды. Авыл кешеләре дә, килгән кунаклар да рәхәтләнеп кушылып җырладылар, биеделәр, милли уеннарда катнашып, бик күңелле ял иттеләр.

Сабан туеның иң матур бизәге булып саналган милли көрәш мәйданы тирәсе дә көн буе гөж килеп торды. Анда җирле һәм төрле төбәкләрдән килгән батырлар, бил алышып, көч сынаштылар. Быел абсолют батыр булып үз авылыбыз егете Гомәр Латыйпов танылды. Гадәттәгечә, аңа тәкә һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Халык, 2023 елгы Сабан туе – сагынып сөйләрлек булып истә калачак, дип, оештыручыларга, артистларга рәхмәт әйтеп, җай гына таралышканда, көн кичкә таба авыша башлаган иде инде.

– Сабан туе искиткеч ошады. Мондый күңелле бәйрәмдә бик күптән булганым юк иде инде. Барысы да бик югары дәрәҗәдә оештырылган, моның өчен күп көч куелган һәм акчалата чыгымнар да шактый булуы сизелә. Сәхнә дә, уеннар узган мәйданчыклар да, көрәшчеләр дә – барысы да бер урыннан күренерлек итеп урнаштырылган. Ә бәйрәмне алып баручылар талантлары белән бөтен кунакларны шаккатырдылар. Без төрле уеннарда рәхәтләнеп катнаштык, артистлар белән җырлаштык та, биештек тә. Бик шәп ял иттек. Безнең авылда күптән инде Сабан туе уздырылмый, шуңа күрә милли бәйрәмебез бик тансык. Гали авылы Сабан туе мине бала чагыма, яшь чагыма алып кайтты, – дип оештыручыларга зур рәхмәтләр җиткерде Богырысланнан килгән Рәшидә Варисова.

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*