tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөлназ сынатмады!
Гөлназ сынатмады!

Гөлназ сынатмады!

30 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Ульяновск өлкәсендә хәзер инде традициягә кергән ХIнче региональ Дельфи уеннары узды. Безнең төбәктә әлеге уеннар 2009 елдан бирле Губернатор Сергей Морозов инициативасы һәм ярдәме белән үткәрелә. Бу чара талантлы балаларга һәм яшьләргә ярдәм күрсәтү һәм “Мәдәният” илкүләм проектының “Иҗат кешеләре” программасын тормышка ашыру максатында үткәрелә.

Төбәк Дельфи уеннары конкурсының нәтиҗәләре буенча Мәләкәс районы Яңа Майна балалар сәнгать мәктәбе укучысы Гөлназ Сахабутдинова (укытучысы – Юлия Фатих кызы Владимирова) “Нәфис сүз” номинациясендә җиңүче һәм Алтын медаль иясе итеп танылды. Әлеге номинациядә катнашкан 14-17 яшьлек балалар һәм үсмерләр арасында милләт җанлы татар кызына тиңнәр табылмады. Мәртәбәле жюри искиткеч талантлы Гөлназның русча да, татарча да оста чыгыш ясавына чиксез соклануын белдерде.

– 2021 елда Пермь шәһәрендә Гомумроссия яшьләр Дельфи уеннары узачак. Хәзерге вакытта оештыру комитеты Ульяновск өлкәсеннән шушы уеннарга барачак команданы туплый. Безнең Гөлназның әлеге командага эләгү өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар. Гөлназны шундый зур җиңүгә ирешүе уңаеннан кайнар котлыйбыз һәм киләчәктә дә аңа уңышлар, яңадан-яңа казанышлар юлдаш булуын телибез,- ди Мәләкәс район хакимияте башлыгы Сергей Сандрюков.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*