tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөлшат Галиуллина: Татар лексикологиясе кебек басма төрки халыкларның берсендә дә юк
Гөлшат Галиуллина: Татар лексикологиясе кебек басма төрки халыкларның берсендә дә юк

Гөлшат Галиуллина: Татар лексикологиясе кебек басма төрки халыкларның берсендә дә юк

Дүрт өлештән, өч томнан торган «Татар лексикологиясе» җыентыгы хәзерге тюркология фәнендә иң зур казанышларның берсе. Мондый басма башка төрки халыкларның берсендә дә юк.

Бу хакта бүген «Татар лексикологиясе» проекты җитәкчесе, КФУ профессоры, татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина «Татар-информ»да журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.

«Татар лексикологиясе — фундаменталь хезмәт. Ул татар теле белемен генә түгел, хәзерге тюркология фәнендә иң зур казанышларның берсе. Әле бер генә төрки халыкның да телнең лексикологиясе дигән 4 өлештән торган томнары юк», — дип белдерде галимә.

Татар лексикологиясен төзү, аны дөньяга чыгару 20 гасыр ахыры — безнең гасырның башында ук Мирфатыйх Зәкиев, Флёра Сафиуллина кебек галимнәрнең идеясе булган. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты шушы зур хезмәтне бастыруга, аны дөньяга күрсәтүгә алынып, зур казанышка иреште, диде Гөлшат Галиуллина.

Алена Низамова 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*