tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Гөргери кияүләре+»: 30елга якын тарихлы спектакльнең дәвамы булачак
«Гөргери кияүләре+»: 30елга якын тарихлы спектакльнең дәвамы булачак

«Гөргери кияүләре+»: 30елга якын тарихлы спектакльнең дәвамы булачак

30 елга якын Камал театры һәм башка бик күп илләр һәм җирләр сәхнәсен бизәгән “Гөргери кияүләре” спектакленә яңа сулыш өрергә җыеналар. Кыскасы, халык яратып карый торган сериалларныкы кебек әлеге спектакльнең дә дәвамы булачак. “Гөргери кияүләре+” дип аталачак. Аны сәхнәгә Илгиз Зәйни куя.

Туфан Миңнуллинның керәшеннәр тормышын сурәтләгән “Гөргери кияүләре” спектакле һәм “Бермәнчек» дәүләт” фольклор ансамбленең иҗат җимеше буларак тәкъдим ителүче театраль тамаша хакында, әлеге театр һәм ансамбльнең чыгышы белән таныш булган тамашачыга аңлатып торырга кирәкмәстер дә. Әлеге тандемнан туган спектакль тагын 30ел сәхнәдән төшмәячәгендә шик юк.

Спектакль режиссеры Радик Бариев: «Туфан Миңнуллин каһарманнары Илгиз Зәйниевнең «Гөргөри кияүләре+» әсәрендә яшәвен дәвам итә. Яңа персонажлар чыгармадык», — ди. Театрның милләте юк, шуңа әлеге спектакль  теләсә кайсы милләт өчен кызыклы һәм үтемле булырга тиешлеген искәртә режиссер.

Легендар спектакльнең дәвамын язу, әлбәттә, җиңелләрдән булмаган. Керәшеннәрдә әле бүгендә сакланып калган йолаларны өйрәнү өчен районнарга чыгып, аннан җырлар, биюләр, театр өчен багаж җыеп кайтырга, аны сәхнә өчен яраклаштырып эшләргә туры килгән.
«Борынгы гадәт-йолаларны без заманча төсләргә буяп бирәчәкбез, популяр җырлар да җырланачак. Безнең барлык номерларыбыз да яңа булачак», — ди «Бәрмәнчек» ансамбленең сәнгать җитәкечесе Эльмира Кашапова.
«Кавышу белән тәмамланган легендар спектакльнең дәвамын язу җаваплы эш. Монда драматург чыгу юлын тапкан: ансамбль дә һәм керәшеннәрнең йолалары да бер-берсе белән бик матур, җиңел үрелеп спектакльгә килеп керә. Авторның булганлыгы шунда күренә», –  ди Россиянең атказанган артисты Наил Дунаев.

«Гөргөри кияүләре+» театраль тамашасысында кыз төшерү, туй вакытында капка ачтыру, табынга каз чыгару, «пошел» боткасы кебек гореф-гадәтләрне күреп булачак.

«Спектакльнең гомере гади тамашачыдан тора. «Гөргөри кияүләре+»нең дә гомере озын булсын иде дигән теләктә калабыз без», — ди «Бермәнчек» дәүләт фольклор ансамбле директоры Пртур Поляков.

Театраль тамашаның премьерасы 2020 елның 13 гыйнварында булачак. Әлеге көнгә билетлар сатылып бетә язган.

533 тапкыр (2,5 елга тиң!) куелган куелган «Гөргери кияүләре» спектакле ул- бренд. Аның шулай яратып кабул ителүен, сәхнәдән төшмәвен артистлар да, режиссерлар да төгәл генә аңлата алмый. Бәлки мәңгелек темаларны күтәргәнгәдер? Бәлки берәр “сөйкемле сөяге” бардыр? Монысы табышмак булып кала.

shahrikazan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*