tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөрләп үтте 35нче юбилейлы Сабантуй
Гөрләп үтте 35нче юбилейлы Сабантуй

Гөрләп үтте 35нче юбилейлы Сабантуй

“Бар күңеллелек бөтен дөньяда,

Бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? Мин беләм:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”-

дип хәбәр бирделәр әниле-кызлы Гөлнәфис һәм Гөлназ Сәхәбетдиновалар. Иң баштан ук бәйрәмне оештыручылар бу искитмәле талантлы дуэтны алып баручылар итеп билгеләп куйган. Әнисе өчен бу инде 35нче Сабантуй булса, Гөлназ өчен мондый мәртәбәле чыгыш беренче тапкыр гына әле. Балаларның  үсеп җиткәне шунда күренә: олылар белән беррәттән “җигелеп“ эшкә алыналар. Әтиләре дә спортның кызыклы һәм мавыктыргыч, шул ук вакытта травматик төре – атлар чабышы өчен җаваплы. Миңгәрәй Мәхмүт улы 1986  елдан бирле шул җаваплы ярышта. Ул менә 40 ел инде Мөси авылында мал табибы булып эшли (тумышы белән Иске Майна районы Иске Кызылсу авылыннан).

Сабантуй көне кызлар гына бәйли торган ефәк шәл кебек матур, кояшлы иде. Йомшак җил дә исеп торды. Гадәттәгечә, Салих Сәйдәш маршы яңгырап, Сабантуй әләмнәрен җилфердәтте. Аннары бөтен мәйданга моңлы азан тавышы җәелде. Районыбызның хөрмәтле имамнары Наил хәзрәт Мингачев белән Гыймран хәзрәт Хисмәтуллов тәкбир әйтеп халыкны сәламләделәр.

Гомер-гомердән әби-бабаларыбыз язгы кыр эшләре беткәч, бәйрәм иткәннәр: башта – җыен, аннары Сабантуй үткәргәннәр. Шулай итеп, Җир-анабызга рәхмәт әйткәннәр, игенчеләргә дан җырлаганнар.

Күркәм традиция буенча район һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре (Филип, Мөси, Мукшы Күле һәм Атнагыл кырларында хезмәт итүчеләр) һәм кунаклар сәхнә түренә күтәрелде. Быел Димитровград шәһәре башлыгының беренче урынбасары Рушан Дамир улы Сатаров белән авыр атлетика буенча күп тапкыр чемпион Юрий Захаревич чакырулы иде. Чибәр кызыбыз Алисә Мәләкәс кырларында үскән оннан әнисе Гүзәл Халиуллова белән пешергән чәкчәктән һәрбер кунакны авыз иттерде. Аннары көнне төнгә ялгап тир түгүче кыр батырлары тантаналы рәвештә мәйданга  чыкты. Район күләмендә үткәрелгән ярышта унсигез механизатор арасында “Ирек” хуҗалыгыннан Фаил Әгъзам улы Халиуллов икенче урынны алган. Батырларны җитәкчеләре җылы сүзләр әйтеп бүләкләделәр. Шуннан соң Сабантуйның икенче өлеше – җыр-биюле концерт, спорт ярышлары, милли уеннар гөрләп китте.

Атлар чабышына килсәк, ярышта быел дүрт чабышкы катнашты. Ерак араны якын итеп Иске Майна районы Ертуган авылыннан кадәр килгән аталы-уллы Илфак һәм Мингали Сөләймановлар беренче һәм икенче урынны алдылар. Ә Мөси авылы егете Әмир Хөснетдинов (“Хуснутдинов” крестьян-фермер хуҗалыгы) бизәкле тарантаслы малкае белән дүртенче булып килде.

“Заманында, колхозлар вакытында унбишләп чабышкы атлары катнаша иде”,- дип яшь белгеч булып килгән елларын сагынып сөйли оештыручы Миңгәрәй Сәхәбетдинов.

Үсеп килүче буынның күбесе спорт белән шөгыльләнә. Филип урта мәктәбенең физкультура укытучысы Хәния Зиятдинова бер потлы (16 кг) гер күтәрү буенча беренче урынны алды, ә укучылары Регина Задиханова белән Диләрә Туктарова икенче һәм өченче урынны үзара бүлештеләр. Авыш баганада – Линар Гарифулловка, ә “әтәчле” баганада Азат Мингалиевка бәхет елмайды.

Татарча көрәш бәйгесендә олысы-кечесе барлыгы кырыктан артык кеше көч сынашты. Нәселле тәкә белән бүләккә микроволновка Димитровград шәһәренә китте.

Сәхнәдә көне буе жыр тынмады. Беренчеләрдән булып җирле артистлар талантларын күрсәтте. Бөтен гомерләрен җырсыз бер көн дә үткәрмәгән Җәмил Якупов, Зөлфия Сабирҗанова яшьлекләрен сагынып моңландылар. Ә Ильвира Шәйдуллина җитәкчелек иткән “Сандугач” ансамбле егетләре (Айдар белән Динияр Сиразетдиновлар, Ирек Напиев, чуаш милләтеннән Ваня Митрофанов) тамашачыны дәртле җырлары белән таң калдырдылар. 81 яшьлек Ривкать Замальтдинов “Василий Теркин” әсәрен яттан сөйләп яшьләрне сокландырды. Гөлназ Сәхәбетдинова “Яратыгыз!” җыры белән Туган илгә, туган телгә сак караш тәрбияләргә өндәде. Бәйрәмдә сюрпризлар да булды. Сабакаево авылында күптән түгел генә “Ясминә” җыр ансамбе оешкан, сәнгать җитәкчесе һәм оста гармунчы Рамилгә уңышлар телик.

Соңгы елларда Казан артистлары да Сабантуйда халыкның күңелен күреп китә. “Салават” җыр театры яшьләре икенче тапкыр инде бездә кунакта. Фәнил Галиуллин – якташыбыз, Өчкаен авылы егете, дип сөенде тамашачы.

Үз эшенең чын остасы – Мулловка бистәсе мәдәният йорты рәссамы Татьяна Бабинцева кыз балалар һәм сылу туташлар өчен түбәтәйләрне татар милли бизәкләре белән чигү буенча мастер-класс үткәрде.

Милли бәйрәмдә мәдәният эшләрен җигелеп тартучы, авылдашларына медицина хезмәте күрсәтүче тынгысыз йөрәкле Гөлнәфис Галимҗан кызы Сәхәбетдинованы бик тә зурладылар. Мөси авылының “Чишмә” хуҗалыгы һәм җирле татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Миннәхмәт Фаизов татар теле һәм мәдәниятен саклап калып үстерүгә бәһасез өлеш кертүе, озак еллар дәвамында халык арасында мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып баруы өчен Гөлнәфис ханымга олы рәхмәт сүзләрен ирештереп, истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук Мәләкәс район хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Иван Саляев та Гөлнәфис Галимҗан кызын профессиональ бәйрәме уңаеннан котлап, бүләк белән сөендерде.

“Сыздыра тальян, сыздыра,

Моң түгеп тирә-юньгә.

Бетмәсен әле Сабантуй,

Бетмәсен әле таңга”,

дип җырласак та, кичкә таба саубуллашырга вакыт җитте. Киләсе еллар имин килсен, Сабантуй үткәрү традициясе оныкларыбызны да берләштереп, татар булулары белән горурланып яшәтсен иде, дип тәмамланды халкыбызның көтеп алган күркәм бәйрәме.

“Чулпан” ТОСы хәбәрләреннән.

Мәләкәс районы.

http://emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*