tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россиядә беренче тапкыр Коръән хафизларының һөнәри ассоциациясе төзелде
Россиядә беренче тапкыр Коръән хафизларының һөнәри ассоциациясе төзелде

Россиядә беренче тапкыр Коръән хафизларының һөнәри ассоциациясе төзелде

Бу көннәрдә Казанда истәлекле вакыйга булды: илебез территориясендә беренче тапкыр Россия Коръән укучылар ассоциациясе оештырылды. Әлеге оешма РФ Ислам мәгарифе советы башлангычы белән булдырылды.
Ассоциациягә Россиянең 12 төбәгеннән хафизлар керде. Алар Татарстан, Чечня, Дагыстан, Саратов, Иваново, Мордовия, Пенза, Пермь, Кемерово, Чуашстан, Карачай-Черкесия, Кырымнан. Төбәкләр Коръән хафизларны әзерләү буенча алып барылган эшчәнлеккә карап сайлап алынган. Шулай итеп, Россия Коръән укучылары ассоциациясенә әгъза итеп мөфтиятләрдә Коръән эшләре буенча җаваплы белгечләр, Коръән хафизлары үзәкләре вәкилләре кабул ителде.
Ассоциациянең Татарстан мөфтие урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, РФ Ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин җитәкчелегендә узган беренче утырышы барышында оешманың рәисе вазифасына Казанда Госман ибн Аффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габддеррәшид хәзрәт Фәизов тәкъдим ителде. Аның кандидатурасын делегатлар бертавыштан хуплады.
Габдрәшид хәзрәт сүзләренә караганда, Ассоциациягә Россиядә Коръән хафизларны әзерләүче барлык үзәкләр өчен бердәм стандартлар эшләргә, Коръән фәннәрен (тәҗвид, тәфсир һ.б.) укытуны үстерергә, Коръән бәйгеләрен үткәрү системасын камилләштерергә һәм бердәм итеп эшләргә (бердәм кагыйдәләр, бәяләү критерийлары һ. б.) кирәк булачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*