tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XI Бөтенроссия авыл Сабан туе делегатлары Мөслимгә килә
XI Бөтенроссия авыл Сабан туе делегатлары Мөслимгә килә

XI Бөтенроссия авыл Сабан туе делегатлары Мөслимгә килә

Бу минутларда Мөслим авылында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе делегатларын теркәү бара. Хәзерге вакытта Свердловск, Самара, Төмән, Курган өлкәләреннән һәм Башкортстан Республикасыннан кунаклар килде. Барлыгы илебезнең 40тан артык төбәгеннән 500гә якын кеше килер дип көтелә.

Килгән делегатлар җирле халыкның кунакчыллыгын билгеләп үтә. “Бөтенроссия авыл Сабан туенда беренче катнашуым, шуңа күрә ул миңа бик кызыклы. Бирегә килүемнең максаты – Төмән эшмәкәрләренә Татарстанлыларның милли чаралар үткәрүдә тәҗрибәсен җиткерү. Безне татарларыбызның йортларына урнаштыру, милләттәшләребез белән аралашу – үзе бер бәхет”, – диде Төмән өлкәсе “Яшь буын” татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Фәрит Корманов.

Суз уңаеннан, бүген Мөслим җиренә Төмәннән 32 кешелек делегация килде.

Исегезгә төшерәбез, кичтән Сабантуй кунаклары өчен эстрада йолдызлары катнашында концерт һәм салют каралган.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*