tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Роза Әхмәтҗанова истәлегенә
Роза Әхмәтҗанова истәлегенә

Роза Әхмәтҗанова истәлегенә

Димитровград шәһәренең “Юность” балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәгендә танылган педагог һәм җәмәгать эшлеклесе, күренекле милләттәшебез Роза Шамәрдән кызы Әхмәтҗанованы искә алу кичәсе узды.

Роза Шамәрдән кызы белән озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре, дуслары һәм фикердәшләре үзләренең истәлекләре, күңел хатирәләре белән бүлештеләр. Ул бөтен көчен һәм тырышлыгын куеп, “Юность” балалар лагерен булдыра һәм егерме ел дәвамында аңа уңышлы җитәкчелек итә. Күпләр аны чибәр хатын-кыз, зирәк җитәкче, авырлыклардан һич тә курыкмыйча, һәрвакыт алга әйдәп баручы, балаларны яратучы һәм эшен җаваплылык хисе тоеп, җиренә җиткереп башкаручы буларак яхшы хәтерлиләр. Роза Шамәрдән кызы Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни автономиясен оештыру максатында да күп көч куя һәм аның рәисе булып сайлана. Ул 22 нче татар этномәдәни компонентлы мәктәпне ачып җибәрүгә, 2003 елда Мәләкәс җирендә федераль Сабантуй бәйрәмен югары дәрәҗәдә үткәрүгә зур өлеш кертә. Аннары шактый вакыт өлкә татар автономиясе рәисе вазыйфаларын башкара. Милли оешма җитәкчесе буларак Яңа шәһәрдә 91 нче татар этномәдәни компонентлы мәктәбен ачу юлларын эзли һәм власть органнары ярдәмендә бу максатка ирешә. Тынгысыз йөрәкле, ачык күңелле, ярдәмчел булуы аркасында ул халык хөрмәтен, хакимият җитәкчеләренең ихтирамын казанып яшәде. Бүген Димитровград татар автономиясе Роза Шамәрдән кызы башлаган барлык милли эшләрне дә уңышлы дәвам итә, власть органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итеп, халкыбызның телен һәм мәдәниятен саклап калып үстерү чарасын күрә.

Искә алу кичәсендә Мәләкәс татар сәхнәсе йолдызлары Миләүшә Халитова белән Суфия Зайнуллова үзләренең остазлары Роза Шамәрдән кызының яраткан җырларын башкардылар. Ә килене Лилия бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә, татар халкына хезмәткә багышлаган каенанасын онытмаган, “Юность” лагеренда аңа бәйле истәлекләрне кадерләп саклаган өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде. Яраткан оныгы Азиза әбисенең исеменә тап төшермәскә, тормышта үз урынын табарга тырыша, диде ул.

http://emetul73.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*