tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының җитәкчелеге Мөслимдә XI Бөтенроссия авыл Сабантуе кунакларын каршы алырга әзер.
Бөтендөнья татар конгрессының җитәкчелеге Мөслимдә XI Бөтенроссия авыл Сабантуе кунакларын каршы алырга әзер.

Бөтендөнья татар конгрессының җитәкчелеге Мөслимдә XI Бөтенроссия авыл Сабантуе кунакларын каршы алырга әзер.

Бүген Мөслим районында үткәреләчәк XI Бөтенроссия авыл Сабан туена төрле төбәкләрдән катнашучылар килә башлады.  Биредә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җитәкчелегендә БТК хезмәткәрләре делегатларны каршы ала, оештыру эшләрендә катнаша.

Бөтенроссия авыл Сабан туе кунаклары өчен Мөслим буенча экскурсия, шулай ук кичке чара –  бәйрәм концерты планлаштырылган. Биредә кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләячәк.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә, 3нче июль көнне, Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. Сабантуй программасында рәсми котлаулар һәм бүләкләүләр, театральләштерелгән тамаша, ат чабышы, билбау көрәше һәм башка милли уеннар, җыр, биюләр көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*