tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Грибанда яңа һәйкәл
Грибанда яңа һәйкәл

Грибанда яңа һәйкәл

17 июльдә Түбән Новгород өлкәсенең Грибан авылында “Бергәлек” мәчетенең 5 еллыгына багышланган тантаналы чара булып үтте. Хөрмәтле кунаклар арасында Россия Мөфтиләр шурасы һәм мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов, өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, Сергач, Спас һәм Кнәген  районнары баш имамы Марат хәзрәт Салахетдинов бар иде.

Алар җирле имам Ренат хәзрәт Хамзин белән берлектә, авылның “Инициатив төркем”е тарафыннан булдырылган  Аллаһының 99 исеме язылган таш һәйкәлен ачтылар, авыл халкына һәм аның активына олы рәхмәтләрен ирештерделәр. Әйтергә кирәк, авыл уртасында көмеш айларын күккә чөйгән һәм Грибанның йөзек кашы булып торган “Бергәлек” мәчете дә шушы төркемнең инициативасы һәм ярдәме белән төзелде.

Шуңа Рушан хәзрәт бу оешманың изге гамәлләрен югары бәяләде һәм хак динебезгә олы хөрмәттә булганнары өчен аның әйдәп баручыларына шәех Равил хәзрәт Гайнетдинның Рәхмәт хатларын тапшырды. Аннары хөрмәтле кунаклар һәм авыл халкы иске мәчет бинасында корылган бәйрәм табыныннан авыз иттеләр.

Ринат СӨННӘТОВ.

Грибан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*