tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Губерна йолдызы» өлкә бәйгесе
«Губерна йолдызы» өлкә бәйгесе

«Губерна йолдызы» өлкә бәйгесе

Ульяновск  өлкәсендә җирле һәм мунициапаль хезмәткәрләр арасында  “Губерна йолдызы” дигән иҗат конкурсы тәмамланды.

Әлеге иҗади бәйге   өлкә губернаторы Сергей Морозов тәкъдиме белән 2013 нче  елда гына уздырыла башлады. Һәм әйтергә кирәк, кыска гына вакыт аралыгында  авыл-районнарда гына түгел, ә өлкә хөкүмәтендә һәм губернатор аппаратында эшләүчеләрдә дә зур кызыксыну уятты.

Конкурс шартлары буенча анда катнашучылар үз сәләтләрен сәхнәдә генә түгел,  ә буш вакытта шөгылләнә торган кул эшләре аша да күрсәттеләр.

Быелгы бәйгенең сайлап алу турларында  өлкәнең 24   районыннан  үзешчән сәнгатьтә йөрүче  300 дән артык  чиновник катнашкан.  Ярыш “Россиядә кино елы”на багышланганлыктан, байтак номерларда  кинокадрлар күрсәтелде һәм алардан алынган җырлар һәм музыка яңгырады.

Оештыручыларның әйтүенә караганда, бәйгедә катнашучыларның сәләте ел саен камилләшә бара. Беренче елларда, башлыча җырчылар гына булса, хәзер репертуар да һәм жанр да күп төрле.

      “Губерна йолдызы” конкурсының гала-концертында 22 катнашучы чыгыш ясады. Жюри әгъзалары бертавыштан гран-прины Иске Кулаткыдан килгән татар кызларына бирергә дигән карар чыгарды.

 

Рамис Сафин,     Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*