tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Губернатор бүләге
Губернатор бүләге

Губернатор бүләге

Бөтенроссия Әниләр көне уңаеннан, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы балалар тәрбияләүдә, гаилә традицияләрен саклауда, рухи һәм физик үсеш өчен тиешле шартлар булдыруда зур уңышларга ирешкән әниләргә төрле дәрәҗә бүләкләр тапшырды. “Родительская слава” хөрмәт билгесенә лаек булучылар арасында Сафаҗайда яшәүче дүрт бала әнисе, укытучы Елена Атауллина да бар.

Үткән елларда бу олы бүләкне өлкә губернаторы шәхсән үзе тапшырса, быелгы катлаулы эпидемиологик вазгыятьне истә тотып, урыннардагы җитәкчеләр генә бүләкләде. Елена Алексеевнага да хөрмәт билгесен һәм Дипломны авыл администрациясе җитәкчесе Фәрит Каюмов һәм администрация белгече Әлфия Аляутдинова тапшырганнар (фотода). Без дә Елена ханымны бу олы бүләккә лаек булуы белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сергач районы буенча төрле дәрәҗә бүләкләргә лаек булганнар арасында да милләттәшләребез бар, бу хакта “Туган як” газетасының киләсе санында язылачак.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*