tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөлнара Дербердеева: “Музей – халык, милләт хәтере”
Гөлнара Дербердеева: “Музей – халык, милләт хәтере”

Гөлнара Дербердеева: “Музей – халык, милләт хәтере”

Музей – үткәннәргә сәяхәт. Музей – халык, милләт хәтере, ул халкыбызның бай тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары, шәхесләре белән таныштыра. Менә шундый музей Кадошкино районы Большие Поляныда яшәүче оештырган.

Без яшәгән дөнья искиткеч киң, гүзәл һәм гаҗәп. Арабызда соклангыч кешеләр дә күп. Шуларның берсе – Гөлнара Хәким кызы Дербердеева. Ул үзенең өендә тарихи музей оештыра башлаган. Анда тормыш-көнкүреш әйберләре, борынгы авыл җиһазлары, самоварлар, савыт-саба, иске акчалар… Һәр экспонат тәртип белән матур итеп урнаштырылган. Анда килеп керүгә үзеңне башка атмосферага эләккән сыман тоясың. Саранск шәһәрендә яшәүче татар кешесе туган авылындагы нәсел (родовое гнездо) йортында музей оештыра. Барлык әйберләр Хамзя кызы Әйшә апай Долотказинага әтисе Хамзя бабай, бабайның әти-әнисе куллары тигән, алар шулар белән кулланган җиһазлар кала. Болар барысы да тарихи әйберләр.​

Лапаста (хуҗалар аны беседка кебек яңартканнар) 100 якын экспонат бар. Алар арасында күмер үтүкләре, берничә төрле лампа, абажурлы лампочка, табагач, кисәү агачы – ниләр генә юк! Әти-әниләре, әби-бабайларының көнкүрештә кулланган әйберләрен кадерле ядкарь итеп саклый Гөлнара Хәким кызы. Хәтта өй эче бүрәнәләре, андагы борынгы шкаф, көзге, җиһазлар да кадерле урын алып интерьерны бизәп тора.

– Берсен дә чүпкә чыгарып атмадым. Моңа минем кулым да бармас иде. Лапас алдына утырып, хатирәләрне искә төшерүгә ни җитә! Үткәннәрне онытырга ярамый, – ди Гөлнара Хәким кызы.

Барлык экспонатлар да иске абзарны (сарайны) җимереп яңасын төзегәндә чыкканнар. Элеккеге көнкүреш кирәк-яракларын, ягъни җир эшкәртә торган тимер сабан һәм тагы берникадәр әйберләр бу музейда үзләренең урыннарын алачаклар. Хуҗабикәнең кызыксынуын белгән туганнары, авыл кешеләре өйләрендә сакланган борынгы әйберләрне музейга алып киләләр. Мәсәлән, агач тарак…​

Табигате белән тыйнак, татар хатын-кызына гына хас тәрбиялелеге күренеп торган Хәким кызы Гөлнара белән тынышырга вакыт җитте. Ул белеме буенча педагог, Казан педагогия университетын тәмамлап, гомере буена Саранск шәһәрендә хөрмәтле балалар тәрбиячесе булып хезмәт итте. Хәзер лаеклы ялда. Тормыш иптәше Альберт Хасян улы белән җәйләрен туган авылларында үткәрәләр. Бакчалары – сокланып туймаслык. Өй алды тирәләрендә дизайн белән урнаштырылган чәчәкләр, арба тәгәрмәчләре, аккошлары рәхәтлек бирә; күңелгә нәфислек өсти.

– Лапас алды – бик җайлы урын ул. Башта уйлар бөтерелә башлады. Нигә әле керосин лампаларын, үзем чутлаган счетларны, самоварларны да шунда куймаска? Өйдәге вак-төякләрне юып, чистартып шунда урнаштырдым. Еллар буе тузан җыеп яткан кисәү агачы, чүмеч һәм башкаларга да урын табылды. Керосин лампасы, җеп эрли торган җиһазларны… – дип сөйләп китте әңгәмәдәшем.

Язма героебыз һәрбер экспонатка яңа тормыш бирә, кадерләп саклый. Алар бит нәсел хәзинәсе; җылы хатирәләрне искә төшерә. Бу музейда галстук та бар, иске абажурлы лампочка да мәктәпкә бәйле вакыйгаларын яңарта. Борынгы самоварда әби-бабайлары чәй кайнатып эчкән, керосинкада кетердәп тора торган таба бәрәңгесе, тәмле аш пешерә булганнар. Болар барысы да әкияттәге шикелле генә хәтердә. Зур ләгәндә керугычта ышкый-ышкый кер юа булганнар. Болар барысы да әби-бабайларны сагындыра. Киләчәк буынга да менә дигән тарих.

Дербердеевлар ике кыз бала тәрбияләгәннәр, икесе дә югары белемлеләр. Аерым яшәсәләр дә, әти-әниләренә ярдәм итеп торалар. Шәһәрдән кайтучы оныклар да музей белән кызыксына. Алар өчен бөтенләй башка дөнья. Гульнара белән Альберт кебек әби-бабайлары булганда, нәсел тамырларын белеп үсәләр алар. Нәсел җепләре өзелмәс. Буыннар үзгәрер, 10–20 елдан монда бөтенләй башка экспонатлар урын алыр. Музейда әле урын җитәрлек.

Наилә НАСЫРОВА

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*