tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Гыйбатдинов укулары» фәнни-гамәли конференциясе Урмайда һәм Чабаксарда узачак
«Гыйбатдинов укулары» фәнни-гамәли конференциясе Урмайда һәм Чабаксарда узачак

«Гыйбатдинов укулары» фәнни-гамәли конференциясе Урмайда һәм Чабаксарда узачак

«Гыйбатдинов укулары» фәнни-гамәли конференциясе катнашучылардан гаризалар кабул итә. Темасы — «Россия регионнарында яшәүче татар субэтносларының этномәдәни үзенчәлеге».

Фәнни-гамәли конференциянең рухи өлеше 13 ноябрьдә Урмай авылының „Кара пулат“ мәчетендә, фәнни-гамәли өлеше 25 ноябрьдә Чувашия Республикасының Чабаксар шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында үтә.

Конференциягә фәнни-гамәли һәм проект эшчәнлеге алып баручы укытучылар, студентлар һәм укучылар чакырыла.

Конференциягә катнашу өчен гаризаны, шулай ук мәкалә һәм тезисларны 12 ноябрьгә кадәр [email protected] адресына юлларга кирәк.

Программаны, катнашучылар исемлеген һәм эксперт советын Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтарияте әзерли.

Конференциядә катнашуның мәҗбүри шарты прививка ясалуны раслаган QR-код булу.

Гыйбатдинов укулары озак еллар дәвамында Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтариятен җитәкләгән Фәрит Гыйбатдиновның якты истәлегенә үткәрелә.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*