tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарча фатирник” проектының чираттагы утырышы узды
“Татарча фатирник” проектының чираттагы утырышы узды

“Татарча фатирник” проектының чираттагы утырышы узды

11 ноябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисында татар яшьләре өчен эшләнгән “Татарча фатирник” проектының чираттагы утырышы узды.

Чараның төп кунаклары:  Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова,  Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең башкарма директоры Гүзәлия Гыйниятуллина,  “Алпар” этно-төркеменең җитәкчесе, музыкант, композитор Алмаз Асхадуллин.

Татар яшьләре өчен эшләнгән бу проект куңелле уеннар, моңлы халык җырлары, җанлы аралашулар белән үрелеп барды. Оештыручылар проектның авторы һәм оештыручысы Альбина Гыйлдановага чиксез рәхмәтебезне белдерә.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*