tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гүзәл Яхинаның «Дети мои» романы буенча Камал театры сәхнәсендә спектакль куелачак
Гүзәл Яхинаның «Дети мои» романы буенча Камал театры сәхнәсендә спектакль куелачак

Гүзәл Яхинаның «Дети мои» романы буенча Камал театры сәхнәсендә спектакль куелачак

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Гүзәл Яхинаның «Дети мои» романы буенча куелган спектакльне әзерли башлый. Казан язучысының бестселлеры буенча спектакль Россиядә беренче тапкыр куелачак. Бу әсәрне сәхнәләштерүне тиздән Бурятиядән чакырылган режиссер Сойжин Жамбалов башлап җибәрәчәк.

Казан тамашачылары Жамбаловны Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры сәхнәсендә Назыйм Хикмәт әсәрләре мотивлары буенча куелган спектакль буенча беләләр.

Башта инсценировка әзерләү, аннары аны татар теленә тәрҗемә итү планлаштырыла, дип сөйләде «Татар-информ»га Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*