tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һади Такташның 120 еллыгына иҗади флешмоб
Һади Такташның 120 еллыгына иҗади флешмоб

Һади Такташның 120 еллыгына иҗади флешмоб

Татарстан Язучылар берлеге Һади Такташның 120 еллыгына багышланган иҗади флешмоб башлап җибәрде. 1 гыйнварда татар совет поэзиясенә нигез салган шагыйрьләрнең берсе — Һади Такташның туган көне. 2021 елның беренче көнендә Татарстан Язучылар берлеге социаль челтәрләрдә Һади Такташка (1901-1931) багышланган чыгышлар урнаштырырга тәкъдим итә. Төрле телләрдә Такташка багышланган шигырьләр, аның үзенең әсәрләрен укып, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында уйланулар-фикерләрне видеога яздырып, #Такташ120 хештегы белән социаль челтәрләргә урнаштырырга кирәк.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*