tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсе спортчысы Эдуард Латыйпов биатлон буенча Дөнья кубогында җиңү яулады
Самара өлкәсе спортчысы Эдуард Латыйпов биатлон буенча Дөнья кубогында җиңү яулады

Самара өлкәсе спортчысы Эдуард Латыйпов биатлон буенча Дөнья кубогында җиңү яулады

Танылган биатлончы, Россия җыелма командасы составы әгъзасы, 2019 елгы кышкы Универсиада чемпионы, юниорлар арасында дөнья һәм Европа чемпионы Эдуард Латыйпов Дөнья кубогы этабында Россия җыелма командасына җиңү китерде. Самара өлкәсенең Камышлы авылында яшәүче спортсмен катнаш эстафетада командага алтын медаль китерде. Ярышлар Оберхоф шәһәрендә узды.

26 яшьлек спортчы ярышның йомгаклау этабына тренерлар штабы тарафыннан куелган иде. Соңгы атудан дистанциягә өченче булып китеп, ул финиш сызыгында Франция һәм Норвегиядән көндәшләрен узып китте.

“Хисләр бик көчле. Әле аңлый алмыйм. Команда, ил өчен бик шат, без бүген алтынга ирештек. Команда бик шәп иде, афәрин. Безгә бу уңышка ирешүдә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт”, – ди Эдуард Латыйпов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*