tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара мөселман кинофестивале Казан Ратушасында ачылды
Халыкара мөселман кинофестивале Казан Ратушасында ачылды

Халыкара мөселман кинофестивале Казан Ратушасында ачылды

Кичә Казан Ратушасында XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылуын ТР Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Россия Мөфтиләр Шурасы Рәисе урынбасары Рушан Аббасов игълан итте.

«Безне мәдәният берләштерә, бер-беребезгә карата хөрмәт һәм ышаныч тудыра», — диде Васил Шәйхразыев. Ул катнашучыларны әлеге тантана белән котлап, жюри әгъзаларына түбәтәй һәм калфаклар бүләк итте.

«Күп еллар дәвамында Татарстанның башкаласы — борынга Казан каласы ислам дөньясының кино башкаласына әверелә: барлык катнашучылар өчен ишекләрен ача. Россия мөселманнары конкурс фильмнарын көтеп ала, ислам дөньясының гүзәллеген ачкан фильмнарны рәхәтләнеп карый», — дип Тәлгать Гайнетдинның сәламләүләрен укыды Рушан Аббасов.

Фестиваль ачылу тантанасы быел Казан Ратушасында узды. Кызыл келәм дә бирегә җәелгән иде. Фестиваль тантанасын Россия кинематографиясе актрисасы Татьяна Абрамова һәм ТНВ алып баручысы, журналист Илдар Кыямов алып барды.

Залда зур кунаклар арасында ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева да бар иде.

Фестиваль тантанасында театр һәм кино актеры Александр Носик, Татьяна Абрамова, азәрбәйҗан актеры Видади Гасанов, татар җырчылары Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Шәйхразыев чыгыш ясады. Музыкаль бизәлеш Камал театры оркестрына тапшырылган иде.

Бүгеннән «Родина» кинотеатрында конкурс фильмнары күрсәтелә башлый. Параллель һәм конкурстан тыш программа фильмнарын «Мир» кинотеатрында да карарга мөмкин.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*