tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара туган тел көне уңаеннан Казанда күргәзмә эшли
Халыкара туган тел көне уңаеннан Казанда күргәзмә эшли

Халыкара туган тел көне уңаеннан Казанда күргәзмә эшли

Телләрнең һәм мәдәниятләрнең күптөрлелеген саклап калу максатын күздә тотып, ЮНЕСКО 21 февраль көнен Халыкара туган тел көне итеп игълан итте.

Шушы уңайдан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында (Казан, К.Маркс урамы, 36 йорт) 1 февральдән 28 февральгә кадәр вакытлы матбугат бүлеге «Якын дустым минем – туган телем» исемле күргәзмә тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы – Россиянең иң күп милләтле төбәкләреннән берсе. Бездә төрле халыклар бер гаилә булып, берсен-берсе хөрмәт итеп, аңлашып дус яшиләр.

Туган телне белү хәзерге көндә аеруча актуаль. Туган тел – халыкларның буыннан буынга күчә торган төп байлыкларының берсе. Анда илебезнең катлаулы тарихы да, милләтләрнең мәдәнияте дә, әдәбияты да, холык үзенчәлекләре дә, күңеле дә, акылы да чагыла.

Татарстан Республикасында Идел буе төбәге халыкларының туган телләрендәге газета-журналлар чыгарыла. Күргәзмәдә төрле телләрдә чыгучы вакытлы матбугат басмалары һәм республикабызның Милли китапханәсендә саклана торган, тел сәясәтенә багышланган мәкаләләр белән танышырга була.

 

kitaphane.tatarstan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*