tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыклар дуслыгы – ил байлыгы
Халыклар дуслыгы – ил байлыгы

Халыклар дуслыгы – ил байлыгы

Шушы көннәрдә Удмуртиянең Милли сәясәт министрлыгы һәм Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре, милли оешмаларның җитәкчеләре Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында эшлекле очрашуда булдылар.

Иң беренче чиратта, без Халык­лар дуслыгы йорты эшчәнлеге, төрле халыкларның милли-мәдәни оешмаларының эш урыннары, бию заллары белән таныштык. Халыклар дуслыгы йортының икенче катының бер өлешендә Россиядә бердәнбер «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» укыту үзәге урнашкан. Кечкенә генә берничә кабинетта милләтләрнең телләрен өйрәнү буенча 18 бүлекчәдә эш алып барылуын күреп, Удмуртия делегациясе бу идея белән аеруча кызыксынды. “Якшәмбе мәктәбе”ндә бүгенге көндә 448 бала белем ала. 1992 елда милли-мәдәни автономияләр булдырыла, һәр милләт үз мәдәниятен, йолаларын саклап калырга тели. Ә телне саклау аны өйрәнеп, яшь буынга җиткергәндә генә булырга мөмкин. Шуңа да әлеге мәктәпне булдыру ихтыяҗы туа. “Якшәмбе мәктәбе”ндә рус теле чит тел буларак укытыла. Республикага күченеп килгән һәр милләт вәкиле биредә рус телен өйрәнеп, миграцион хезмәттә имтихан тапшыра ала икән. Тагын шунысы да игътибарга лаек: “Якшәмбе мәктәбе”нең матди чыгымнары -Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы җилкәсендә. Укытучыларга хезмәт хакы министрлык аша түләнсә, Халыклар дуслыгы йорты бүлмәләр белән тәэмин итә икән. Бу исә республиканың милли-мәдәни оешмаларына телләрен саклап калу эшендә зур ярдәм. Удмуртиядә хәлләр башкачарак: һәр милләт үзе укытучысын, дәресләрне уздыру урынын эзли. Хезмәт хакын түләү мәсьәләсе дә күп очракта милли-мәдәни автономияләр, иҗтимагый үзәкләр җилкәсендә…

Экскурсиябезне дәвам итеп, Дус­лык музеендагы Татарстанга ба­гышланган экспонатларның авторлары — әрмән осталарының иҗаты, Татарстан халыклары Ассамблеясе эшчәнлеге белән дә таныштык. Ике республикада милли сәясәт буенча эшләүче белгечләрнең уртаклашыр тәҗрибәләре дә, бер-берсен кызыксындырган сораулар да бихисап иде. Эшлекле сөйләшү “Татарстан һәм Удмуртиянең Халыклары дуслыгы йортларының үзара хезмәттәшлеге һәм тәҗрибә уртаклашуы” дигән темага узган түгәрәк өстәл артында дәвам итте.
Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов: “Россиядә иң зур төрки халкы татарлар булса, ә фин-угыр халыкларыннан күпчелекне удмуртлар тәшкил итә. Татарстанда күбрәк ике милләт – рус һәм татарлар мәнфәгатьләре якланса, Удмуртия өч телле рес­публика булуы белән аерыла. Биредә удмурт, рус һәм татарлар төп милләт буларак кабул ителә. Бу сезнең респуб­ликаны уникаль итә. Безнең Халыклар дус­лыгы йортында эш Удмуртия үр­нәгендә оештырылды. Гомумән, илебезнең милли сәясәте дә Удмуртия Республикасы мисалында камилләште. Шуңа күрә бүген үзегезне үз өегездә кебек хис итегез, без – сезнең дәвамчыларыгыз”, – диде. Татарстанның удмурт, ма­ри, мордва милли оешмалары үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Ә Удмуртия Халыклар дус­лыгы йорты директоры Максим Шумихин: “Күпләр Халыклар дуслыгы йортларын фестивальләр оеш­тыручы дип кенә беләләр. Дөрес, оешкан елларны шул юнәлештә эш күп алып барылды. Тик хәзер без үзебезне милли оешмалар өчен ресурс үзәк дип әйтәбез. Сезнең кебек үк республиканың милли-мәдәни оешмаларына ярдәм итәбез. Ләкин сез безгә караганда күбрәк эшлисез икән. Кызганычка каршы, безнең Халыклар дуслыгы йорты юридик һәм матди сорауларны чишми. Юридик мәсьәләләр оешмаларның үз җилкәсендә булса, финанс эшләрен Удмуртиянең Милли сәясәт министр­лыгы башкара”, – диде үз чыгышында.

Удмуртия Халыклар дуслыгы йорты белгечләре үзләренең иң уңышлы һәм кызыклы проектлары белән таныштырдылар. Татар иҗтимагый үзәге һәм Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе эшчәнлеге турында да чыгышлар булды. Ирек Шәрипов күп еллар буена Удмуртия татарларының бердәм һәм нәтиҗәле эшләвен, гореф-гадәтләрне, телебезне саклау, мәдәниятебезне үстерү эшендә Россия милли оешмалары арасында үрнәк булуларын ассызыклап узды.

Республикаларда төрле милләт­ләрнең бердәм һәм дустанә яшә­вендә Халыклар дуслыгы йорт­ларының әһәмияте аеруча зур. Очрашуның Татарстан Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсендә Удмуртия Халыклар дуслыгы канаты астында шөгыльләнүче “Асылъяр” ансамбленең концерты белән тәмамлануы аеруча сөенечле. 12 ел дәвамында күптөрле җиңүләр яулаган ансамбльнең шундый мөһим чарада чыгыш ясавы, берничә сәгать дәвам иткән концерт программасы белән төрле милләт вәкилләренең дуслыгын чагылдыра алуы да зур горурлык. Ансамбль белгечләренә, балаларга һәм аларның әти-әни­ләренә Удмуртия данын яклауга зур өлеш керткәннәре өчен чиксез рәхмәт.

Гүзәл Шакирова

“Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*