tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыклар дуслыгы йортында «Без – 41 нче ел балалары» әдәби-музыкаль кичәсе үтәчәк
Халыклар дуслыгы йортында «Без – 41 нче ел балалары» әдәби-музыкаль кичәсе үтәчәк

Халыклар дуслыгы йортында «Без – 41 нче ел балалары» әдәби-музыкаль кичәсе үтәчәк

«Татарстан» дәүләт радиосы «Без — 41 нче ел балалары» әдәби-музыкаль кичәсенә чакыра.

«Әлеге кичәне Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы „Татар гаиләсе“ бөтенроссия фонды белән берлектә уздырабыз. Ул бүген — 22 июньдә — Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулган көнне — ТР Халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә аларның сәхнәсе булачак», — ди радио журналисты Раил Садретдинов.

Кичәдә 1941 елда дөньяга килгән күренекле татар шәхесләре — халык шагыйре Рәдиф Гаташ, халык язучысы Фоат Садриев, ТРның халык артистлары Шамил Әхмәтҗанов, Миңгол Галиев, язучы Сәйдә Зыялы, әдәбият галиме Фоат Галимуллин һ.б. катнаша.

«Алар барысы да „Татарстан“ радиосында 30 елдан артык чыгып килә торган иң популяр „Пар канатлар“ тапшыруы геройлары булган шәхесләр. Мондый халыкчан кичәләр оештырып, аны сәхнәгә алып менү – „Пар канатлар“ тапшыруының күптәннән килгән матур гадәте», — ди оештыручылар.

Халыклар дуслыгы йортында 18:00 сәгатьтә башланып китәчәк әдәби-музыкаль кичәгә керү ирекле.

Рузилә Мөхәммәтова 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*