tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ханты-Манси төбәгендәге шәһәрләрдә Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Татарстан киносы” көннәре үтә
Ханты-Манси төбәгендәге шәһәрләрдә Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Татарстан киносы” көннәре үтә

Ханты-Манси төбәгендәге шәһәрләрдә Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Татарстан киносы” көннәре үтә

Язның иң матур көннәрендә Ханты-Манси төбәгендәге шәһәрләрдә Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Татарстан киносы” көннәре үтә. Бу чарага Казан шәһәреннән мәртәбәле кунак – Миләүшә Айтуганова да килгән иде.

Беренчеләрдән булып кунакларыбызны Когалым шәһәрендә, “Нур” татар-башкорт милли мәдәни оешмасы рәисе Ильнур Мусин һәм дә бу оешманың вәкилләре каршы алды. «Сибирь» мәдәният сараенда «Әпипә» музыкаль комедиясе (режиссер Ильшат Рәхимбай) һәм Зифа Кадыйрова романы буенча төшерелгән «Сөмбел» мелодрамасы (режиссер Рәшит Маликов) күрсәтелде.

Алда язылганча бу чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы чикләрендә Татарстан Республикасының Мәдәниәт министрлыгы ярдәме белән уздырылды. «Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганованың катнашуы тамашачылар өчен бик зур бүләк булды. Аның чыгышын тамашачы алкышларга күмде.

Милли рухта мәдәниятебезне үстерүдә, йолаларны саклауга һәм халкыбызны берләштерүгә юнәлдерелгән фидакарь хезмәте өчен Миләүшә ханымга “Нур” милли мәдәни оешмасы җитәкчесе Ильнур Мусин тарафыннан “Рәхмәт хаты” һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Когалымнан тыш Ханты-Манси төбәгенең Покачи, Нижневартовский шәһәрләрендә бу кинолар күрсәтеләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*