Үткән җомга, 19 апрель көнне, Сергач муниципаль округының Кочко-Пожар мәдәният йорты кабат гөрләде – биредә VII өлкә татар хатын-кызлар җыены һәм шулай ук VII өлкә “Нижгарбикә” конкурсы узды. Көне дә искиткеч матур, җылы, кояшлы булды. Иртән ун сәгатьтә инде мәдәният йортының алды автобуслар, машиналар белән тулды. Беренче фойедан башлап, сәхнәгә хәтле милли стильдә, искиткеч матур итеп бизәлгән бинага кабат сокланмаган кеше калмады, фойеда җирле балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренең һәм Спас округы Татар Моклокасыннан уңган ханымнарның кул эшләреннән торган матур күргәзмәләр тезелгән иде.
Җыен делегатларын берничә дистә ел авыл китапханәсе мөдире булып эшләгән актив аккалфаклы ханым Рамилә Мустафина һәм аңа алмашка килгән яшь кадр Ләйсән Садекова ачык йөз белән каршы алып, терки барды.
Чара 11.00 сәгатькә билгеләнгән иде һәм ул башланыр алдыннан Кочко-Пожар үзешчәннәре Азат Жиһаншинның баянда уйнавы астына матур такмаклар җырлап, чәкчәк белән Казан кунакларын каршы алды. Бу юлы Бөтендөнья татар конгрессы юллавы буенча Казанның Абдулла Алиш исемендәге татар гимназиясе директоры, шәһәр “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, Татарстанның язучылар берлеге әгъзасы Рәхимә Арсланова, Татарстанның атказанган артисты, виртуоз баянчы Ваис Бәйрәмов һәм танылган җырчы Ләйсән Сөнәгәтова килде. Аларны һәм хөрмәтле кунакларны үзешчәннәр биетеп тә алды.
Яшь үзешчән артист Амина Курамшина “Туган як” җырын башкарганнан соң, Түбән Новгород, Дзержинск шәһәрләреннән, Сергач, Спас, Пильна, Кызыл Октябрь округларыннан йөзгә якын делегат килгән җыенны өлкә татар автономиясе каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын- кызлар оешмасы җитәкчесе Зилә ханым Ахмадуллина ачып, җылы сәламләде һәм сүзне кунакларга бирде. Сергач һәм Кызыл Октябрь округларының мәгариф бүлеге җитәкчеләре Ирина Курасова белән Рауф Ваһапов, региональ милли мәдәни автономия рәисе Мирзәхләм Абдулганиев, Рәхимә Арсланова, Нижгар татарлары конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина, Дзержинск татарларының җирле милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Зөһрә Абдуллина делегатларны җылы сәламләде.
“Бүгенге җыенны мин матурлык бәйгесе дияр идем хәтта, чөнки залда шул хәтле матур ханымнар утырган, сокланмый мөмкин түгел. Гаилә елы уңаеннан җыенның темасы да бик актуаль, ә инде туган телегезне саклап үстерүгә булган карашыгыз, аңа мөнәсәбәтегез мактауга лаек,” – дип белдерде Ирина Борисовна үзенең чыгышында һәм округ администрациясенең дә котлау-теләкләрен җиткереп, уңышлы эшчәнлек теләде.
“Барлык җәмгый оешмаларыбыз арасында “Ак калфак” иң актив, нәтиҗәле эшләүче оешма дияр идем. Хатын-кызлар бит тик торырга өйрәнмәгән һәм, ничек кенә булмасын, без, ир-атлар, сездән башка берни эшли алмыйбыз, сез безнең ышанычыбыз да, таянычыбыз да, рәхмәт сезгә”, – диде Мирзәхләм әфәнде.
“Милләттәшләребез яшәгән һәр төбәк- кә без горурланып һәм ихтирам белән киләбез. Менә сез дә Татарстаннан якта яшәсәгез дә, татарлыкны саклыйсыз. Телебезне, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклауга юнәлтелгән шушындый матур чаралар уздырганыгыз өчен сезгә зур рәхмәт”, – диде Рәхимә ханым сәламләү сүзендә һәм Ирина Борисовна белән Рауф Надировичка мәктәпләр өчен китаплар, Зилә ханыма чәк-чәк тапшырды.
Рауф Надирович делегатларны округ администрациясе исеменнән котлап, оештыручыларга рәхмәт белдерде. “Ничек әйтмешли, бабасы татар булган түгел, оныгы татар булган кеше татар дип санала, без моңа омтылабыз һәм монда сезнең эшчәнлегегез, бүгенге чараның мөһимлеге бик зур, рәхмәт сезгә, хөрмәтле ханымнар”, – дип билгеләп үтте ул.
Гөлнара Рафековна да Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәновның котлау сүзләрен җиткереп, рәхмәтләр белдерде. Зөһрә Абдуллина делегатларны җылы сәламләп, Зилә ханымны бүләкләде.
Агымдагы ел Россия президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителгәнне истә тотып, быелгы җыен темасы “Ана телен саклауда гаиләнең һәм мәгариф учреждениеләренең роле” булды һәм Рәхимә ханым да үз чыгышын шушы тема буенча әзерләгән иде.
Ул 730 укучыга татар телендә белем- тәрбия бирелгән үзе җитәкчелек иткән гимназия турында кыска гына видеопрезентация тәкъдим итте, аннары гимназиянең эшчәнлеге, әти-әниләр белән бар эштә дә бергә, бер фикердә булып укыту-тәрбия процессын оештырулары, аларның һәрчак ярдәм итәргә атлыгып торулары турында сөйләде. Аларда гаилә белән бәйле бик күп чаралар уздырыла икән, патриотик, милли, әхлакый тәрбиягә зур әһәмият бирелә, дүрт музейлары гына бар, Казанның иң яхшы мәктәпләре исемлегенә кертелгән. Рәхимә ханымның ярты сәгатьтән артык булган кызыклы, эчтәлекле чыгышын тулаем язып бетергесез, делегатлар тын да алмыйча тыңлап утырды.
Берсе кызганыч – төбәгебездә нибары сигез татар авылында мәктәп калды, мәгариф бүлекләренә, шәхсән директорларга автономия исеменнән хатлар җибәрелде, тик бер генә мәктәп директоры да, укытучылар да юк иде. Аңлыйбыз, эш күп, әмма елына бер тапкыр була торган чарага берничә укытучы җибәрелсә, укыту процессы өзелмәс иде дип беләм. Нәкъ шул көнне булган өмәләрне, дәрес укытуга кагылмаган бүтән эшләрне дә кичектерергә була иде, шундый билгеле гимназия директоры белән аралашудан күп файдалы мәгълүмат алган булыр идегез. Ә болай тырышканыбыз юкка булган кебек хис калды күңелдә. Шуны гына әйтәсе килә – килмәгәннәр күпне югалтты, ә катнашучылар байтак кирәкле мәгълүмат алды дип беләм.
Кочко-Пожар балалар бакчасы милли юнәлештә нәтиҗәле эшли һәм аның мөдире Алсу Әхмәтбаева коллективы белән бик кызыклы һәм актуаль темага “Халкыбызның мирасы” дип аталган проект әзерләгән иде. Аның чыгышы шулай ук зур кызыксыну уятты, ул күрсәткән дидактик материаллар балалар бакчасында гына түгел, башлангыч мәктәпләрдә һәм мәдәният йортлары каршында эшләп килүче түгәрәкләрдә дә кулланыш табар дип беләм. Сүз уңаеннан, сәхнәнең милли бизәлеше дә аларның тырышлык нәтиҗәсе иде.
Әлбәттә, бүләкләүләр дә байтак булды.
Бөтендөнья татар конгрессының һәм аның каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасының Рәхмәт хатларын Рәхимә ханым тапшырды. Бу югары бүләкләргә Алсу Әхмәтбаева, Сергачтагы “Надежда” балигь булмаган балалар үзәге тәрбиячесе Галия Гришина, Татар Моклокасы мәдәният йорты методисты Гализә Кукаева, рус Пожары мәктәбе укытучысы, кочкопожарлы Альбина Әндәрҗанова, Пашат мәдәният йорты директоры Загирә Абдулхалекова, Сафаҗай балалар бакчасы мөдире Әлфия Аймалетдинова һәм Яндавишча клубы мөдире Надирә Сәйфетдинова лаек булды.
Федераль автономиянең Рәхмәт хатлары Камка мәктәбенең мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе Гөлнур Зиганшина, Кочко-Пожар мәдәният йорты методисты Гөлнара Мусина һәм Сафаҗай балалар бакчасы тәрбиячесе Шәмилә Айнетдиновага тапшырылды.
Өлкә татар автономиясе исеменнән Кочко-Пожар балалар бакчасы коллективы, тәрбияче Венера Фәхретдинова һәм Алсу Әхмәтбаева бүләкләнде.
Безнең “Туган як” редакциясе гамәлгә куйган “Ел хатын-кызы-2023” исеменә Гализә Кукаева лаек булды дип язган идек инде. Аңа Дипломны, махсус бүләк – милли курчакны һәм “Туган як” календарен газетаның баш редакторы Олег Әндәрҗанов тапшырды. Олег Хөсәинович шулай ук делегатларны җылы сәламләп, якын киләчәктә Кочко-Пожар мәдәният йортын официаль рәвештә татарлар компакт яшәгән районнарның милли үзәге итү өстендә эш алып барылуын белдерде.
Гализә ханым “Туган як” редакциясенә зур рәхмәт әйтеп, бу бүләкнең югары дәрәҗәгә ия булуын билгеләп үтте һәм татар хатын-кызының милли бизәге булган “Хәситә” эшләү тәртибе белән таныштырды.
Зилә ханым җыен дәвамында “Ак калфак” оешмасының эшчәнлеге белән таныштыра торды, телне саклауга зур әһәмият бирергә кирәклеге, моның һәрберебездән торганлыгын билгеләп үтте. Ләйсән Сөнәгәтова белән Ваиз Бәйрәмовның музыкаль чыгышлары да җыенның бер матур бизәге булды.
Менә шулай матур итеп, зур оешканлык белән узды кунакчыл Кочко-Пожар мәдәният йортында даими прописка алган VII җыеныбыз һәм төшке аш белән тәмамланды. Тукландыру чыгымнарын тулаем өлкә автономиясе үз өстенә алды. Шулай ук көне буе тәм-томнар белән чәй эчү мөмкинлеге дә булдырылган иде – Ләйсән Садекова белән мәдәният йортының җыештыручысы Камилә Салахетдинова башкарды бу эшне.
Авылда өлкә күләмендәге шундый зур ике чара уздырылып, җирле территориаль бүлекнең аларны, ни сәбәпледер, бөтенләй игътибарсыз калдыруы гына бераз сәеррәк тоелды.
Җыенның төп оештыручылары булган өлкә татар автономиясенә, өлкә “Ак калфак” оешмасына, Кочко-Пожар мәдәният йорты коллективына, шулай ук Казан кунакларына зур рәхмәт, алда да шундый күңелле, файдалы чаралар була торсын дигән теләктә калабыз.
Наилә ЖИҺАНШИНА