tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Хәбәр” Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен игълан иттеләр
“Хәбәр” Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен игълан иттеләр

“Хәбәр” Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен игълан иттеләр

Бүген Казанда Татарстаннан читтә нәшер ителүче татар телле гәҗитләр, эфирга чыгучы теле һәм радиотапшырулар редакцияләре һәм журналистлары арасында уздырылган “Хәбәр” Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләренең исемнәре билгеле булды. Бәйге ике номинация буенча 2023 нче елның 1 февраленнән 30 сентябренә кадәр дәвам иткән иде.

Җиңүчеләрне Бөтенроссия татар журналистлары форумының йомгаклау чарасында игълан иттеләр. Җыенда катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Ул каләм ияләре өчен мондый җыен оештырылу – татар дөньясындагы вакыйгалар, шәхесләребез хакында сыйфатлы материаллар әзерләү, чит төбәкләрдә чыгып килүче газеталарга, тапшыруларга үзара тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген ача дип белдерде. Ә конкурс Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге, шәхесләр, татар дөньясындагы вакыйгалар хакындагы иң яхшы язмаларны һәм журналистларны ачыкларга ярдәм итә. Шулай ук Данис Шакиров журналистларга Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылында узган Милли Шура утырышы турында сөйләде.

Чарада, шулай ук, Татарстан журналистлар берлеге рәисе, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе директоры Илшат Әминов, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан беренче тапкыр оештырылучы “Хәбәр” Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре итеп түбәндәгеләр игълан ителде:

«Төбәктәге татар тормышы» номинациясендә:

Еникиев Илдар Ривгать улы / Башкортстан Республикасы

Мусин Фәнил Зөлкәфир улы / Марий Эл Республикасы

“Яңарыш” гәҗите редакциясе / Удмуртия Республикасы

“Яңарыш” гәҗите редакциясе / Төмән өлкәсе

«Яшь корреспондент» номинациясендә:

“Өмет” гәҗите редакциясе / Ульяновск өлкәсе

“Әллүки” журналы редакциясе / Башкортстан Республикасы

Барлык җиңүчеләр дә акчалата бүләккә һәм Дипломнарга ия булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*