Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Хәния” мәчете булырмы?
“Хәния” мәчете булырмы?

“Хәния” мәчете булырмы?

Сөекле җырчыбыз Хәния Фәрхи-Биктаһирова истәлегенә Аллаһ йорты төзү уе чынга ашармы?

Бүген аның вафатына төгәл бер ел… Бу көнне шартлау кебек яңгыраган ул хәбәрдән үзәкләрнең өзгәләнүе…

Бер ел буена аның җаны безнең арада булды кебек. Аның турында яздылар, күрсәттеләр, сөйләдер, җырларын яңгыраттылар, хәйрия кичәләре үткәрделәр. Белмәссең, аның үзенә бу кадәр игътибар кирәкме икән анда, әллә чын күңелдән кылган дога кадерлерәкме? Беребез дә “анда” булып, кире кайтмаган, әмма шәригать кануннары буенча изге догада булу аеруча муафыйктыр.

Бу җәһәттән Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районы Бәйрәмгол авылы имамы Рәсим Бастановның фикере игътибарга лаек. Ул Казанда, яки Уфада “Хәния” дип аталачак мәчет төзү ягында. Башлап йөрүчесе булса, матди ягын җырчының дуслары, иҗатын яратучылар тәэмин итәр иде, дигән фикердә ул.Игътибарга лаек фикер! Бүген, үлеменә бер ел тулган көндә, аның җаны күкнең югарырак катына менеп, бездән ераклаша дигән ышану бар. Мәчет булса, аның нуры изге йортта яшәр иде кебек..

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*