tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һәр балага әни кирәк
Һәр балага әни кирәк

Һәр балага әни кирәк

Вагай районы Икенче Вагай авылында яшәүче Мөхәллибә апа белән Биктимер абый Мөхәммәтуллиннар төрле сәбәп белән әти-әни назыннан мәхрүм булган унике баланы үз канатлары астына сыендырган гаилә.

Мөхәммәтуллиннар гаиләсендә балалар рус һәм татар телендә сөйләшәләр, гаиләдә гореф-гадәтләребезнең сакланганын да күрергә була. Опекага алынган балаларның күпчелеге мәктәпкәчә яшьтә булалар. Настя белән Катяга өч яшьләре дә тулмаган була. Хәзер инде алар унынчы сыйныфта укыйлар, бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашалар. Тубыл шәһәрендә яшәгәннәрендә бу кызлар татар теле түгәрәгенә бик теләп, татарча укырга язарга өйрәнергә йөрегәннәр иде. Бу тырыш, актив кызлар Казанда җәйге лагерьда да ял иттеләр. Хәзерге көндә Настя белән Катя авылда волонтерлар булып мохтаҗларга да ярдәм итәләр.

Мөхәммәтуллиннарның Икенче Вагай авылына күченеп килүләре, балаларның бүгенге көндәге тормышлары турында Мөхәллибә апа: “Авылда үзебезнең тырышлыгыбыз һәм зур кызларыбыз Айгөл, Альмираның гаиләсе, кияүләребез ярдәмендә ике катлы йорт төзедек. Монда бакча утыртабыз, йорт кошларын да үрчетәбез. Йортыбыз алдында осталарны яллап балалар өчен уен мәйданчыгы төзеттердек. Хәзер безнең гаиләдә 11 кыз, бер егет үсеп киләләр. Алар Икенче Вагай авылының урта белем бирү мәктәбендә укыйлар. Ике кызыбыз Төмән дәүләт университетының Тубылдагы филиалында югары белем алалар. Без аларны 2005 нче елдан тәрбияләп үстердек, аякка бастырдык дип әйтә алабыз. Вәлиябез күзле-башлы да булды. Никах укытып олы тормыш юлына озаттык. Аңа 22 яшь булса да, алар әле безнең белән дип әйтә алам.

Хөкүмәтебез Вәлиягә, аның сеңлесе Настябызга фатир бирде. Настя медколледжны тәмамласа да, югары уку йортында укуын дәвам итә. Кызларыбызның яңа фатирларына җиһазлар алырга да ярдәм иттек. Шундый шатлыклы хәбәрләргә сөенеп яшибез. Кече яшьтәгеләргә күп игътибар, наз кирәк. Пандемия вакытында күп вакытны өйдә үткәрәбез. Яна , Даша, Наташабыз 5нче, Эмилиябез 8нче сыйныф укучысы. Кызларыбыз зурлардан калышмаска тырышалар, укыйлар, кешегә ярдәмчелләр. Регина белән Каринабыз дүртенче сыйныф укучылары. Бердәнбер егетебез Измаил безнең гаиләдә ике яшеннән. Ул өченче сыйныфта укый. Измаил бик батыр, күңелле малай. Апаларын, сеңелләрен яклый торган егет булып үсеп килә. Балаларга ничә яшь булмасын, аларга көндәлек игътибар кирәк. Буш вакытларында өстәл уеннарын яратып уйныйлар. Шашка, домино, пазл җыю-һәркайсысының үзе яраткан шөгыле бар. Гаилә концертларын оештырабыз. Кызлар җырларга, шигырь сөйләргә, биергә яраталар. Мәктәптән өйгә бирелгән дәрес эшләрен бер-берләренә ярдәмләшеп эшлиләр.

Балаларны үстерүдә безнең беренче ярдәмчеләребез – кызларыбыз Айгөл белән Альмира. Алар Төмән төзелеш университетын тәмамлаган белгечләр. Үзләренең гаиләләре, балалары булса да безгә ярдәм итеп торалар. Шәһәрдән кирәк-яракны алып китерәләр, кечкенәләргә дөрес киңәш бирәләр, булышлык күрсәтәләр. Балаларны тәрбияләү изге эш булса да, авыр көндәлек хезмәт тә. Авырып китүләре дә бар, аларны дәваларга, мисалга, теш табибына шәһәргә алып барырга кирәк. Монда да кызлар ярдәмгә киләләр”, – дип сөйләде.

Бу гаиләдә тәрбияләнүче балалар Мөхәллибә апа белән Биктимер абыйга әни-әти дип мөрәҗагать итәләр. Мөхәммәтуллиннар да булган һәр кеше -бу гаиләне җылы учак белән чагыштыра. Монда ярату, ярдәмгә килү, үрнәк булу, хезмәткә өйрәтеп үстерү, үсеп җиткәннәрен урамга чыгарып җибәрү түгел, аларга таяныч булып кала алу беренче урында тора. Мөхәммәтуллиннар гаиләсе Төмән өлкә Губернаторының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнгән гаилә.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*