tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һәр кешегә туган авылы якын
Һәр кешегә туган авылы якын

Һәр кешегә туган авылы якын

Туган як! Туган җир! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркемнең йөрәгендә яши hәм вакыт үтү белән тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала. Туган якның бай тарихы hәм культурасы, табигате hәм көнкүреше – болар барысы да кече яшьтән үк кеше тормышының бер өлешенә әверелә. Халкыбыз гомер-гомергә бәйрәмнәр уздырган, гореф-гадәтләрен саклаган, йолаларны үтәгән. Безнең күбебезнең нәсел җепләре авылга барып тоташа. Милли бәйрәмнәрдә авылга мәхәббәт тагын да көчәеп, күңелләр сафлана.

“Авыл көне”нә багышланган бәйрәмне Өчкаен мәчете имам-хатыйбы Мидехать хәзрәт Батдалов изге Коръәни-Кәримнән сүрә уку белән башлап җибәрде. Аннары бәйрәмдә катнашучыларны шәрәфле кунаклар – Яңа Малыклы район хакимияте башлыгы Анастасия Пуреськина, Россия Федерациянең атказанган экономисты, агропромышленность комплексының мактаулы хезмәткәре Нияз Насыйбуллин, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Ульяновск өлкәсенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Камил Бихузин, районның татар автономиясе җитәкчесе Ринат Сәйфетдинов, филология фәннәре кандидаты, доцент, крайны өйрәнүче галим, Россия hәм Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы Резеда Садыйкова, эшмәкәр Мидехать Аглиев сәламләде.

Гаилә – тормышыбыз нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер-береңне хөрмәтләп, үзара ярдәмләшеп яшәү – һәрберебезнең изге бурычы. Бары тик тату гаиләдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Без дә бәйрәмебездә күркәм сыйфатларга ия гаиләләрне билгеләп үттек. Рөстәм Кәшәп улы белән Рауза Вәгыйз кызы Гилязетдиновлар 1960 елның 1 январенда гаилә корып җибәрә. Алар бәхет эзләп читкә китми, гомерләрен туган җиргә, авылда хезмәт итүгә багышлый. Дүрт ир бала үстергәннәр. Рөстәм Кәшәп улы белән Рауза Вәгыйз кызы традицияләребезгә тугрылык саклап, уллары Фәнил һәм киленнәре Гөлфия белән бергә яшиләр. Зур хуҗалыкта бар кешегә дә эш җитәрлек. 1960 ел туйларга бай булган икән. 3 январьда авылыбызда тагын бер матур гаилә барлыкка килә. Мөҗәһит Нәсибулла улы белән Залифә Хәдый кызы Ханафеевлар 33 ел Казахстанда гомер кичерәләр, өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Туган илгә, туган җиргә мәхәббәтләре көчле булган – авылга кайтып урнашалар. Мөҗәһит Нәсибулла улы 24 ел авыл мәчетендә мулла булып хезмәт итә. 1960 елның 10 февралендә авылыбызда тагын бер туй гөрли. Ахтәм Шакир улы белән Мәрьямбану Сәхаб кызы Хакимовларның авыл җирендә хезмәт стажлары 45 ел тәшкил итә. Дүрт бала тудырып үстерәләр. Бүген балалары аларга hәр яктан ярдәм итеп тора. Хакимовлар балаларына, оныкларына үрнәк күрсәтеп, намазларын укып, ил-көнгә тынычлык теләп, дога кылып  яши. Наталья  Багаутдинова 39 ел Өчкаен авылында шәфкать туташы булып хезмәт итә. Ул халык өчен янып, зур кайгыртучанлык күрсәтеп яши, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авыруларга ярдәмгә килергә әзер.

Авыл бәйрәмендә хезмәт кешеләрен, юбилярларны, СВОда катнашучыларның әти-әниләрен хөрмәтләүгә зур игътибар бирелде. Аларга Рәхмәт хатлары белән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Индус Миннекаев бәйрәмне оештырырга ярдәм иткән спонсорларга – Мидехать Аглиев, Минненәгим Габайдуллин белән Ренат Гайнуллинга, үзешчән сәнгать осталарына, авылыбыз башлыгы Ринат Гильфановка, клуб мөдире Гумәр Сагировка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Авылдашларыбыз, бала-чага, кунакка кайткан якташларыбыз рәхәтләнеп күңел ачты, батутта сикерделәр, концерт карадылар һәм биеделәр.

Милли тормышыбыз Ислам дине белән тыгыз бәйләнгән. Авыл бәйрәме уңаеннан ун гаилә корбан ите китереп биргән иде. Бәйрәм кунаклары – барлыгы 250 кеше тәмле пылау, пәрәмәчләр, өчпочмаклар, якмыш, бавырсак, чәкчәк, гөбәдия, кош теле, пироглар һәм кайнар чәй белән сыйланды. Бәйрәмгә килә алмаган әбиләргә күчтәнәчләрне өйләренә илтеп тапшырдык. Табын әзерләргә булышучыларга – Фәния апа Гарифуллина, олы йөрәкле, уңган, hәрчак ярдәмгә килүче сеңелем Әкълимә Низамова, Миннегөл апа Халиуллова белән Фәридә Галиевага, Зөфәр абый кызларына, Наилә Хайдарова, Гөлсирә Шайдуллина белән Резедә Шәмгун кызына, Халидә Набиева, Наилә Валеева, Гөлфинур Гильфанова, Гөлнур Фаткуллова белән Наилә Гарифуллинага чын күңелдән рәхмәт!

Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкрана кылып, тырыш, уңган кешеләребезгә һәм бер-беребезгә изге теләкләр теләп, бу матур тормышка сөенеп, акыллы итеп яшисе генә кала.

Туган авылым! Изге хатирәләр

Саклый күңел синең турында.

Мәңге  яшә, Өчкаен авылым,

Илhам биреп килер буынга.

Әнисә НЕТФУЛЛИНА,

Өчкаен авылы китапханәчесе.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*