tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хәзинә» галереясендә рәссам Алсу Тимергалинаның «Bizyak. Арабеск» күргәзмәсе ачыла
«Хәзинә» галереясендә рәссам Алсу Тимергалинаның «Bizyak. Арабеск» күргәзмәсе ачыла

«Хәзинә» галереясендә рәссам Алсу Тимергалинаның «Bizyak. Арабеск» күргәзмәсе ачыла

Бүген «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә рәссам Алсу Тимергалинаның «Bizyak. Арабеск» күргәзмәсе эшли башлый.

«Алсу Тимергалина Казанның тарихы һәм этнографиясе белән кызыксына. Бу темага ул „Иске Казан“ һәм „Казан“ график сериясен булдырган. Рәссам искиткеч натюрмортлар, жанрлы картиналар, лирик пейзажлар остасы. Аның осталыгы югары реализм традицияләрендә чагыла, ләкин чынбарлыкны романтик кабул итү картиналарга йомшак импрессионистик характер бирә», — дип хәбәр итте «Хәзинә» галереясенең хезмәткәре Анастасия Товкалева.

Рәссамның соңгы ике елда ясаган керамик эшләнмәләре күргәзмәдә беренче мәртәбә тәкъдим ителәчәк. Бу эшләр авторның традицияләрне үзенчәлекле итеп күргән милли стиль эзләнүләрен чагылдыра.

Алсу Тимергалина заманында «Татарстан яшьләре» газетасының, «Идел» журналының дизайнын булдырган рәссам. Ул шулай ук Татарстан китап нәшриятында басылган күп китапларның бизәлеш авторы.

Күргәзмә бүген 16:00 сәгатьтә ачылып, 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Алсу Тимергалина 1960 елның 28 августында Казанда туган. 1979 елда Казан сәнгать училищесын; Чуваш дәүләт педагогика университетының сәнгать-графика факультетын тәмамлаган.

Алсу Тимергалина – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе; Татарстан Республикасының Рәссамнар берлеге әгъзасы; Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Рәссам республикакүләм, зональ, регионара һәм халыкара күргәзмәләрдә даими катнаша.

Рифат Каюмов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*