tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хәзинә» галереясендә Шамил Шәйдуллин истәлегенә багышланган күргәзмә эшли
«Хәзинә» галереясендә Шамил Шәйдуллин истәлегенә багышланган күргәзмә эшли

«Хәзинә» галереясендә Шамил Шәйдуллин истәлегенә багышланган күргәзмә эшли

«Хәзинә» милли галереясендә Шамил Шәйдуллин истәлегенә багышланган күргәзмә ачылды. Россиянең Атказанган, Татарстанның халык рәссамы, Тукай премиясе лауреаты бер ел элек вафат булга иде.

Экспозиция “Мин исән, Шамил Шәйдуллин, “- дип исәмләнгән. Биредә рәссамның төрле юнәлештә эш иткән иҗат җимешләре күрсәтелгән.Ул үзеннән соң барлыгы 3 мең 300дән артык рәсем калдырган. Игътибарны аеруча Сабантуй бизәкләре, авыл hәм шәhәр трмышына караган тематик картиналар, натюрморт, пейзажлары җәлеп итә. Экспозицияне ачу тантанасына Мәдәният министрлыгы вәкилләре һәм атаклы рәссамнар килгән иде.Алар Шамил Шәйдуллины чорыбызның танылган рәссамы, Татарстан милли сәнгатенең күренекле вәкиле, илебезнең Рәссамнар берлеге әгъзасы икәнен ассызыкладылар. Казан Кремлендә урнашкан күргәзмә ай дәвамында эшлиячәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*