tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хезмәтенә күрә – хөрмәте
Хезмәтенә күрә – хөрмәте

Хезмәтенә күрә – хөрмәте

Ульяновск өлкәсе башлыгы Алексей Русских тырыш хезмәтләре белән танылган ульяновскилыларга дәүләт һәм төрле ведомстволар бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында берничә милләттәшебез дә бар.

“Ульяновск өлкәсе, күркәм, талантлы, хезмәт сөючән һәм батыр йөрәкле кешеләр яшәгән регион буларак, бөтен Россиягә яхшы билгеле. Инженерлар һәм эшчеләр, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр һәм җәмәгать эшлеклеләре, МЧС хезмәткәрләре һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре – барысы да бөек илебез һәм кече ватаныбыз үсешенә зур өлеш кертәләр. Аларга хезмәтләре, актив гражданлык һәм тормыш позициясе, якташларыбызга һәм, беренче чиратта, үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерәм”,- диде регион җитәкчесе.

Алексей Русских кулыннан бүләк алучылар арасында Тереньга районыннан шәхси эшмәкәр Минзаһит Алимов та бар иде. Ул агропромышленность комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Ә янгын-коткару үзәгенең авария-коткару отряды начальнигы Руслан Абдуллов белән шул ук үзәкнең 1 нче класслы коткаручысы Радик Хабибуллинга “За проявленное мужество” дип аталган орден тапшырылды. Ульяновскиның “Фортуна Текс Плюс” ширкате тегүчесе Фәридә Мөхетдинова өлкә Губернаторының “За трудовую доблесть” билгесе белән бүләкләнде.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*