tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хезмәттәшебез Булат Ибраһимны никах туе белән котлыйбыз!
Хезмәттәшебез Булат Ибраһимны никах туе белән котлыйбыз!

Хезмәттәшебез Булат Ибраһимны никах туе белән котлыйбыз!

Хезмәттәшебез, танылган яшь шагыйрь Булат Ибраһим үзенә яр итеп булдыклы, акыллы, чибәр татар кызы Альбинаны сайлады. Аларның Балтачта никах туйлары узды.

Булат һәм Альбина!

Сезне чын күңелдән гаиләгез туган көн белән тәбрик итәбез. Никах көнегез кебек тормышыгыз да матур, йөзегез кояштай нурлы, бәхет касәгез тулы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын.

Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын.  Һәр туар таңнар иртәсе сезгә бәхет, шатлык алып килсен, йөрәгегездә мәхәббәт ялкыны мәңге сүнмәсен һәм сүрелмәсен. Милләтебезгә хезмәт итәрлек уллар–кызлар үстерергә язсын.

Бәхет теләп, Бөтендөнья татар конгрессы коллективы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*