tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хезмәттәшебез, шагыйрь Булат Ибраһимовны җиңүе белән котлыйбыз!
Хезмәттәшебез, шагыйрь Булат Ибраһимовны җиңүе белән котлыйбыз!

Хезмәттәшебез, шагыйрь Булат Ибраһимовны җиңүе белән котлыйбыз!

Кичә, 30 нчы майда, Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде.

«Үз шигырьләрен сөйләүчеләр» номинациясендә хезмәттәшебез, шагыйрь, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Булат Ибраһимов II урынга лаек булды. Булатны зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз. Иҗатында һәм эшендә уңышлар, гаиләсенә иминлек телибез.

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесе икенче тапкыр үткәрелә. Аны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештыра.

                                            Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*