tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һөнәри бәйрәмгә олы бүләк
Һөнәри бәйрәмгә олы бүләк

Һөнәри бәйрәмгә олы бүләк

1 октябрь көнне, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин Рукавишниковлар утарында өч дистәгә якын нижгарлыларга төрле өлкәләрдәге казанышлары өчен дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында милләттәшебез, Сафаҗай урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы, 45 ел педагогик стажы булган мөгаллимә Хатифә ханым Сәмиуллинаның да булуы аеруча зур шатлык. Хатифә Кашшафовна күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Россия Федерациясенең атказанган укытучысы” исеменә лаек булды.

Без Хатифә ханымны бу югары һөнәри казанышы белән чын күңелдән котлыйбыз, алда да изге эшендә уңышлар, яңадан-яңа үрләр яулавын телибез һәм милләттәшебезнең шундый югары дәрәҗәдәге исемгә лаек булуы белән горурланабыз!

Шулай ук аны, аның йөзендә барлык укытучыларны, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләрен, педагогик хезмәт ветераннарын профессиональ бәйрәмнәре – Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Тормышларыгыз тыныч, гаиләләрегез имин булсын, укучыларыгыз уңышлары белән гел шатландырып торсын!

“Туган як” газетасы редакциясе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*